Ненец телененецларның милли теле; самоди телләреннән берсе.

Ненец теле
Үзисем:

Ненэцяʼ вада

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Ненец автономияле округы, Ямал-Ненец автономияле округы, Красноярск крае (Таймыр районы), Коми Җөмһүрияте, Мурманск өлкәсе, Архангельск өлкәсе

Рәсми халәт:

Ямал-Ненец автономияле округы, Ненец автономияле округы

Сөйләшүчеләр саны:

21 926 (2010, җанисәп)[1]

Халәт:

начар хәлдә[d]

 Классификация
Төркем:
Язу:

кирилл язуы һәм ненецкая письменность[d]

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

нен 482

ISO 639-1:

ISO 639-2:

ISO 639-3:

yrk

Кола ярымутравыннан Енисей елгасының уң ярында кадәр булган тундра зонасында һәм Пур елгасы бассейныныдагы тайга зонасында таралган; Сөйләшүчеләр саны — 20 меңнән артык. Ике сөйләш (диалект) бар: тундра һәм урман. Тундра ненец теле күбрәк сөйләшүчеләр санына ия, бу диалектта Канин ярымутравыннан Енисей елгасына кадәр даирәдә 30000-нән 40000-гә кадәр кеше сөйләшә, ә урман ненец телендә Аган, Пур, Лямин һәм Надым елгалары тирәсендә даирәдә 1000-нән алып 1500-гә кадәр кеше сөйләшә. Ненец теле фонетик ягыннан башка самоди телләреннән сизелерлек аерыла; синтаксисы исә гади җөмләләрнең күплеге белән аерылып тора. Лөгать составында аучылык, боланчылык, балыкчылыкка караган сүзләр шактый күп. Әдәби ненец теле тундра сөйләше нигезендә шәкелләнгән.

Әлифба үзгәртү

Ненец теле әлифбасы 1932 елда латин графикасы нигезендә булдырылган, 1937 елдан исә кирилл графикасы нигезендәге әлифбасына күчерелгән.

Хәзерге әлифба:

А а Б б В в Г г Д д Е е Ё ё Ж ж
З з И и Й й К к Л л М м Н н Ӈ ӈ


О о П п Р р С с Т т У у Ф ф Х х
Ц ц Ч ч Ш ш Щ щ Ъ ъ Ы ы Ь ь Э э
Ю ю Я я ʼ ʼʼ

Искәрмәләр үзгәртү