Коми Республикасы

(Коми Җөмһүрияте битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Ко́ми Җөмһүрияте́ (коми Коми Республика) — Россия Федерациясе составында булган җөмһүрият (дәүләт)[3], Россия Федерациясе субъекты.

Коми Республикасы
коми Коми Республика
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 24 май 1991
Сурәт
Рәсми исем Республика Коми
Рәсми тел рус теле һәм коми теле
Гимн Коми гимны
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Россия
Башкала Сыктывкар
Административ-территориаль берәмлек Россия[1]
Сәгать поясы MSD, UTC+03:00 һәм Европа/Мәскәү[d][2]
Геомәгълүматлар Data:Russia/Komi Republic.map
Хөкүмәт башлыгы Владимир Уйба[d]
Канунбирү органы Коми республикасы дәүләт советы[d]
Халык саны 720 610 (2024)
Нәрсә белән чиктәш Архангельск өлкәсе, Ненец автономияле округы, Төмән өлкәсе, Ямал-Ненец автономияле бүлгесе, Хант-Манси — Югра автономияле округы, Свердловск өлкәсе, Пермь крае, Киров өлкәсе, Пермь өлкәсе[d], Гайнә районы һәм Чырдин районы
Алыштырган Коми Автономияле Совет Социалистик Республикасы
Кулланылган тел ненец теле, коми-пермь теле һәм коми-зырян теле[d]
Бүләкләр
Халыклар Дуслыгы ордены
Мәйдан 416 800 км²
Рәсми веб-сайт rkomi.ru(рус.)
Харита сурәте
Феноменның икътисады Коми икътисады[d]
Номер тамгасы коды 11
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Комида җирләнгәннәр[d]
Карта
 Коми Республикасы Викиҗыентыкта

Башкаласы – Сыктывкар шәһәре.

География

үзгәртү

Чиктәшлек

үзгәртү
Як Россия субъекты
Төньяк Архангельск өлкәсенең Ненец автономияле округы
Төньяк-көнбатыш
Көнбатыш
Архангельск өлкәсе
Төньяк-көнчыгыш Төмән өлкәсенең Ямал-Ненец автономияле округы
Көнчыгыш Төмән өлкәсенең Хант-Манси автономияле округы
Көньяк-көнчыгыш Свердловск өлкәсе, Пермь крае
Көньяк-көнбатыш Киров өлкәсе

Коми территориясе көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күтәрелеп бара. Көнчыгышта Төньяк, Котби (Поляр), Котып алды Урал таулары бар. Коминың көнчыгыш чиге шул тауларның субүләре буйлап үтә. Коминың һәм Уралның иң биек ноктасы — Народная тавы (1895 м). Тиман тәбәнәк таулар тезмәсе белән Урал таулары арасында Печора түбәнлеге урнашкан.

Комидә ташкүмер, нефть, табигый газ, асфальтит, титан мәгъдәне, боксит, таш тоз, калий тозы, гипс, акшар, төзелеш материаллары күп. Ягулык-энергетика ресурсларының әһәмияте аеруча зур.

Климат җөмһүриятнең зур өлешендә уртача континенталь; кыз озын һәм суык; җәй кыска һәм җылы. Климатның салкынлыгы көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка арта бара, гыйнварның уртачатемпературасы -17°…-20°, июльнеке +11°…+15°. Җөмһүрият территориясенең 13% мәңгелек туңлык зонасында урнашкан.

Җөһмһүриятнең зур өлешендә еллык явым 600–700 мм, Урал тауларында 1500 миллиметргача.

Эре елгалар: Печора, Вычегда, Мезень. Печораның 1500 километрлы өлешендә көймәләр йөрешле. Вычегда (Төньяк Двина кушылдыгы) — Коминың мөһим су юлы. Эре күлләр — Ямозеро һәм Синдор.

Туфраклар көлсу, төньякта исә тундра токымлы. Территориясенең 12— 15% сазлыклар, 2% тугайлар, шактый өлешен тайга алып тора. Коми территориясенең ~70% өлеше — урман, чыршы, нарат, эрбет агачы, акчыршы, карагач һ.б. үсә.

Кыйммәтле тиреле хайваннардан котып төлкесе, кеш, тиен, төлке, куян; кошлардан көртлек, суер, үрдәк, кыр тавыгы тотыла.

Югары Печора бассейнында Печора-Илыч тыюлыгы һәм "Югыд Ва" милли паркы бар.

Тарихы

үзгәртү

1921 елның 22 августында Коми автономияле өлкәсе буларак оештырыла, 1936 елның 5 декабрендә Коми АССР итеп үзгәртелә; 1992 елның 26 маеннан хәзерге исемен йөртә. Коми Җөмһүриятендә Татар җәмгыяте 1930-елларда Печора күмер бассейны чыганагын эшкәртү белән бәйле рәвештә оеша башлый. Бөек Ватан сугышыннан соң Коми АССРда татарлар шактый күбәя. Урта Идел буе һәм Урал буе җөмһүриятләре һәм өлкәләреннән күчеп килүчеләр нефть, газ тармакларын үстерүдә актив катнаша. 1990-еллардан Коми Җөмһүриятелардан Коми Җөмһүриятеннән татарлар китә башлый, бу — күмер чыгару тармагындагы кризис һәм Төньякның халык өчен социаль җәлеп итү дәрәҗәсе кимү белән бәйле.

Административ-территориаль бүленеше

үзгәртү

Районнар

үзгәртү
 
  1. Вуктыл районы
  2. Ижма районы
  3. Княжпогост районы
  4. Койгородок районы
  5. Корткерос районы
  6. Печора районы
  7. Луза буе районы
  8. Сосногорск районы
  9. Сыктывдин районы
  10. Сысола районы
  11. Троицко-Печорск районы
  12. Удора районы
  13. Усть-Вымь районы
  14. Усть-Кулом районы
  15. Усть-Цильма районы

Шәһәр округлары

үзгәртү
  1. Сыктывкар
  2. Воркута
  3. Инта
  4. Усинск
  5. Ухта

Эре шәһәрләр

үзгәртү
 
Сыктывкар
 
Воркута
Урын Шәһәр Коми исеме Халык саны Урын Шәһәр Коми исеме Халык саны  
Ухта

Печора
1 Сыктывкар Сыктывкар 235 006 11 Микунь Микунь 10 730
2 Ухта Уква 99 591 12 Выльгорт Выльгорт 10 289
3 Воркута Вӧркута 70 548 13 Түбән Одес Улыс Одес 9 680
4 Печора Печора 43 105 14 Северный Севернӧй 9 023
5 Усинск Ускар 40 827 15 Краснозатонский Гӧрд Затон 8 603
6 Инта Инта 32 080 16 Жешарт Зӧвсьӧрт 8 561
7 Сосногорск Сӧснагорт 27 757 17 Ярега Ярега 7 806
8 Емва Емва 14 570 18 Троицко-Печорск Мылдін 7 276
9 Вуктыл Вуктыл 12 356 19 Визинга Визин 6 810
10 Воргашор Вӧргашор 12 044 20 Водный Воднӧй 6 382
[4]


Татарлар

үзгәртү

Татарлар саны: 1939 елда — 970, 1959 елда — 8459, 1970 елда — 11906, 1979 елда — 17836, 1989 елда — 25980, 2002 елда— 15680 кеше. Хәзерге вакытта татарлар Воркута (4795 кеше), Усинск (3860), Ухта (1644), Сыктывкар (1544), Инта (1096), Печора (681), Сосногорск (477), Вуктыл (359 кеше) шәһәрләрендә тупланып яшиләр; Княжпогост (212), Усть-Вымь (187), Удор (153), Сысола (130), Троицк-Печора (112), Сыктывдин (99), Корткерос (92), Луза буе (45), Усть-Цильма (21), Ижма (15 кеше) районнарында да татарлар бар.

Танылган шәхесләр

үзгәртү

Мәдәният

үзгәртү
  • Асъя кыа — Коми дәүләт җыр һәм бию ансамбле.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. ОКТМО
  2. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
  3. Конституция Российской Федерации. Ст. 5, пп. 1, 2
  4. Численность населения городских округов, муниципальных районов, поселений и населенных пунктов Коми.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү