Асъя кыа (ансамбль)
«Асъя кыа» (коми Асъя кыа[1]), Коми Республикасының Виктор Морозов исемендәге дәүләт җыр һәм бию ансамбле — Коми Республикасының Сыктывкар шәһәрендә иҗат итүче сәнгать коллективы. Коми АССРның В. Савин исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1977). 2005 елдан В.П. Морозов исемен йөртә[2].
Коми Республикасының «Асья Кыа» ансамбле | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Жанр | |
Барлыкка килгән | |
Илләр | |
Шәһәр | |
Бүтән исем |
Коми АССРның дәүләт җыр һәм бию ансамбле (1939-1978) |
Тел | |
Состав |
73 артист |
Элекке катнашучылар |
Виктор Морозов |
http://filarmoniakomi.ru/asya-kya/ |
Сәнгать җитәкчесе, баш дирижер — Александр Титаренко, РФ атказанган артисты.
Оркестр җитәкчесе — Алексей Чашников.
Баш хормейстер — Алексей Разбаков.
Балетмейстер — Дмитрий Бушуев, РФ атказанган артисты.
Тарих
үзгәртү- 1939 елның 11 мартында Коми АССР радиокомитетының хоры нигезендә Сыктывкар шәһәрендә җыр һәм бию ансамбле оештырыла[3]. 1958 елда Коми АССР музыка театры ачылганчы, республикада бердәнбер һөнәри музыка мәдәнияте учагы булып исәпләнә. 1978 елда Коми АССР дәүләт җыр һәм бию ансамблена «Асъя кыа» исеме бирелә[4].
- 1940 елның 5 октбренда Сыктывкарда педагогия институты бинасында 1 нче чыгышы була — рәсми концерт сезоны ачыла.
- 1941 «Усть-Кулом ихтилалы» исемле беренче коми милли операсында (А.А. Воронцов музыкасы, Н. Дьяконов һәм С. Ермолин либреттосы) Коми драмтеатры белән бергә «Асъя кыа» ансамбле дә катнаша.
- 1946 «Асъя кыа» ансамбленең 17 артисты (А. Каторгин, В. Есева һ.б.) «Бөек Ватан сугышында фидакәр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.
- 1940-1950 милли репертуар туплана.
- 1951 Коми АССРдан читтә беренче чыгышлары уза.
- 1951 Мәскәүдә Зур театрның юбилей бәйрәмендә катнаша.
- 1961, 1962 Мәскәүдә, Зур Кирмән сараенда концертлары уза.
- 1967 Пермь TV студиясе, Ленинград TV студиясе ансамбль турында фильмнар төшерә.
- 1970 Ансамбль беренче пластинкасын чыгара.
- 1991 ансамбль каршында хор өчен артистлар әзерләүче милли студия ачыла.
- 1994 ансамбль Коми филармониясенә кушыла.
Чит илләрдәге чыгышлары
үзгәртүМаҗарстан (1972), Болгария (1975, 1983, 1997), Финляндия (1979), Чехословакия (1979, 1987), Алмания (1985, 1996), Польша (1986), Югославия (1989), Франция (1990, 1996, 1999, 2002, 2005, 2006), Һолландия (1992, 1996), Бельгия (1996, 2005), Португалия (1997), Испания (1999, 2008).
Катнашкан фестивальләре
үзгәртү- 2002 I Бөтенроссия халык мәдәнияте фестивале (Мәскәү).
- 2003 II Бөтенроссия халык мәдәнияте фестивале (Петербург).
- 2009 Халыкара сәнгатьләр һәм халык иҗаты фестивале «Фин-угыр транзиты: халыклар мәдәнияте» (Финно-угорский транзит: культура народов) (Мәскәү).
- 2011 Гомумроссия халык иҗаты фестивале (Мәскәү).
- 2012 «Төньяк гөләндәме» (Многоцветье севера) проекты («ЛУКОЙЛ» ААҖ).
Репертуар
үзгәртүАнсамбльнең иҗат юнәлеше — милли коми фольклорын заманча уку, жанрлар синтезы, хор пластикасы. Сәхнә режиссурасы телләр барьерын җиңәргә ярдәм итә, чыгышларны җиңел кабул итәрлек, аңлаешлы итә. Концертларның төп темасы — кеше һәм табигатьнең һармониясе. Төньякта яшәүче халыкның характерын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, ышануларын, уеннарын ачып бирүче, тайга белән тундраны сурәтләүче җырлы-биюле күренешләр тәкъдим ителә. Коми Республикасының үзешчән композиторлары иҗатына да зур урын бирелә. Коми милли уен кораллары (чипсан, пöлян, бәргеч таяклар, сярган, зиль-зёль, һ. б.) концертларда уңыш казана.
Ансамбльдә
үзгәртү- Хорда — 37 артист (21 хатын-кыз, 16 ир-ат)
- Балетта — 19 артист (10 хатын-кыз, 9 ир-ат)
- Оркестрда — 16 артист
- 1 алып баручы
- Оркестрда 2 баян, 1 балалайка, 5 домра-прима, 2 домра-альт, 1 флейта, 1 бас-гитара, 1 ритм-гитара, 1 бәрмә корал, 1 электр пианиносы, 1 синтезатор, 1 гөслә.
Сәнгать җитәкчеләре
үзгәртү- 1939-1940 Оплеснин Иван Васильевич
- 1940-1942 Воронцов Александр Александрович
- 1941-1947 Каторгин Аполлон Васильевич
- 1947-1948 Осипов Александр Георгиевич
- 1947-1953 Зерницкий Михаил Маркович
- 1953-1961 Дехтяров Георгий Николаевич
- 1961-1963 Мастеница Вацлав Иосифович
- 1963-1967 Молдавский Борис Александрович
- 1967-1974, 1978-1979 Лапский Александр Дмитриевич
- 1979-1982 Пыстина Галина Серафимовна (в.б.)
- 1981-1984 Котиков Валерий Васильевич
- 1985-1988 Самарин Владимир Аркадьевич
- 1974-1978, 1988-2000 Морозов Виктор Петрович
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Коми филармониясе сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Коми теленнән «Иртәнге таң» дип тәрҗемә ителә
- ↑ Приказ Министерства культуры и национальной политики Республики Коми от 15 ноября 2005 г. № 593 о.д.
- ↑ Приказ № 22 Управления по делам искусств при Совнаркоме Коми АССР
- ↑ Постановление Совета министров Коми АССР от 27 апреля 1978 г. № 215