Ростислав Гольдштейн

Ростислав Эрнстович Гольдштейн (1969 елның 15 марты, Селижарово, Калинин өлкәсе) — Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2020 елның 22 сентябреннән Яһүд автономияле өлкәсе губернаторы (2019 елның 12 декабреннән 2020 елның 22 сентябренә кадәр Яһүд автономияле өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы)[1].

Ростислав Гольдштейн
Туган 15 март 1969(1969-03-15) (55 яшь)
Селижарово[d], Тверь өлкәсе, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Мәскәү
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре сәясәтче, дәүләт эшлеклесе, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Ростислав Гольдштейн Викиҗыентыкта

V һәм VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты (2007—2015). 2015 елның 22 сентябреннән[2] 2019 елның 23 декабренә кадәр Яһүд автономияле өлкәсе башкарма хакимиятеннән Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы әгъзасы. Коми Республикасы Дәүләт советы рәисенең элеккеге урынбасары (2007).

Тормыш юлы

үзгәртү

Ростислав Гольдштейн 1969 елның 15 мартында Калинин өлкәсенең Селижарово бистәсендә туа. Урта мәктәпне Сахалинда тәмамлый. 1986 елда Сахалин ГРЭСында слесарь булып эшли. 1987—1989 елларда армиядә хезмәт итә. Армиядә хезмәт иткәннән соң Сахалин ГРЭСында эшләвен дәвам итә, аннары «Дальэнергомонтаж» трестының Көньяк-Сахалин монтаж идарәсендә монтажчы булып эшли. Ухтага күчкәч, «Северпрогресс» АҖдә (1990—1991) һәм «АмКоми» (1991—1992) уртак предприятиесендә машина йөртүче булып эшли.

1990 елда өйләнә, 1990 еллар башыннан хатыны белән шәхси бизнес белән шөгыльләнә башлый[3]. 1995 елда «Административ-хуҗалык хокукы һәм икътисад» белгечлеге буенча Икътисад һәм хокук академиясен (Рязань) тәмамлый. 2001—2004 елларда — «Гольдштейн» сәүдә йорты генераль директоры[4].

2003 елда 23 нче номерлы Тиман округы буенча Коми Республикасы Дәүләт советы депутаты итеп сайлана. 2004 елның 23 сентябреннән — Коми Республикасы Дәүләт советының Социаль сәясәт комитеты рәисе[5]. 2007 елда 13 нче номерлы Ярега бермандатлы округы буенча Коми Республикасы Дәүләт советы депутаты итеп сайлана, Коми Республикасы Дәүләт советы рәисе урынбасары була.

2007 елның декабрендә «Бердәм Россия» партиясе исемлекләре буенча V чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана (Думада урыннан баш тарткан Роман Зенищев мандаты тапшырылган). «Бердәм Россия» фракциясе составына керә. Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш мәсьәләләре буенча комитет рәисе урынбасары була.

2012 елда VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп 31 нче региональ төркемнән (Амур өлкәсе) сайланган[6].

2015 елда ЕАО башкарма хакимиятеннән сенатор итеп билгеләнә[7].

2007 елда Россия мәгариф академиясе университетын, 2009 елда — Төньяк-Көнбатыш дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган.

2019 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Президенты Ростислав Эрнстовичны Яһүд автономияле өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләгән. Федерация Советы әгъзасы вәкаләтләре 2019 елның 23 декабрендә вакытыннан алда туктатылган[8].

2020 елның сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә Яһүд автономияле өлкәсе губернаторы сайлауларында 82,5% тавыш җыеп, җиңү яулый[9][10]. Үз вазыйфасына 2020 елның 22 сентябрендә кергән.

Шәхси тормыш

үзгәртү

Гольдштейн өйләнгән[11]. Хатыны Галина Даниловна. Кызы Анна.

Бокс буенча спорт мастерына кандидат.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Путин принял отставку Левинталя с поста главы ЕАО. Врио назначен Гольдштейн. ТАСС.
  2. Совет Федерации пополнился 16 новичками
  3. Биография на сайте регионального отделения партии «Единая Россия» по Республике Коми
  4. Биография на сайте партии «Единая Россия» по Республике Коми(үле сылтама)
  5. Комитет Госсовета Коми по социальной политике возглавил Ростислав Гольдштейн. REGNUM, 23.09.2004.
  6. Поименно: Кто кому передал мандат?-2 < Политика, Власть | Дебри-ДВ. www.debri-dv.ru.
  7. Депутат Госдумы стал сенатором от ЕАО < Новости | Дебри-ДВ. www.debri-dv.ru.
  8. Биография врио губернатора ЕАО Ростислава Гольдштейна. ТАСС.
  9. Ростислав Гольдштейн победил на выборах главы ЕАО
  10. Выборы губернатора Еврейской автономной области признали состоявшимися.
  11. Гольдштейн Ростислав Эрнстович. Государственная дума Российской Федерации. әлеге чыганактан 2012-12-17 архивланды.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү