Төп менюны ачу


Сахалин, Сәхәлин (рус. Сахалин) — Азиянең көнчыгыш ярлары янындагы утрау. Русиянең Сахалин өлкәсе составында. Озынлыгы 948 км, киңлеге 100 кмга якын, мәйданы 76,4 мең км². Сахалинны кыйтгадан Татар бугазы аерып тора. Охот вә Япон диңгезләре диңгезләре белән юыла. Ярлар буйлап сузылган таулар (иң биек ноктасы — Лопатин тавы, 1609 м) арасында иңкү тигезлекләр урнашкан, төньяк өлеше — тигезлек. Таулар нигездә комташ, сланецлар һәм метаморфлашкан токымнардан төзелгән.

Сахалин
Sea of Okhotsk map ZI-2b.PNG
Башкала Южно-Сахалинск Edit this on Wikidata
Халык саны 673 100 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+11:00
Җәгърафия
АТБ Сахалин өлкәсе
Ил Русия, Русия империясе
Мәйдан 72,492 дүрткел киламитер
ДДӨБ 1609 метр Edit this on Wikidata
Сулык Япун диңгезе, Төньяк Тын океан
Координатлар 50.5°N 143°E Edit this on Wikidata
Озынлык 950 киламитер Edit this on Wikidata

ГеографияҮзгәртү

Климат муссонлы. Көньяк-көнбатыш яр буе Цусима агымы тәэсирендә аеруча җылы. Елга 400–750 мм явым төшә. Төп елгалар — Тым һәм Поронай.

Туфраклары көлсу, сазлы һәм аллювиаль. Җир йөзенең зур өлеше урман (акчыршы, чыршы, эрбет, карагач). Көнбатыш өлешендә курил бамбуклыклары очрый. Хайваннар дөньясы Себернекенә охшаш, ләкин бераз ярлырак.

ТарихҮзгәртү

Сахалин аурупалыларга 17 гасырдан мәгълүм булса да, аның утрау икәнлеге фәкать Г.И.Невельский экспедициясе вакытында (1848-49) ачыкланган. 1855 елда төзелгән Русия-Япония шартнамәсендә Сахалин ике дәүләтның уртак милке дип билгеләнгән. 1875 елда Сахалин Русиягә күчкән. Русиянең мәгълүбияте белән тәмәланган Русия—Япония сугышыннан соң төзелгән Портсмут солых шартнамәсе (1905) буенча Көньяк Сахалин (50° төньяк киңлегеннән көньяктарак) Япониягә күчте. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Советлар Берлеге составына күчкән.

Файдалы казылмаларҮзгәртү

Утрауда ташкүмер (көнбатышта) һәм нефть (төньяк-көнчыгышта) чыганаклары бар.

ГәләрәйҮзгәртү