Татар бугазы — Ауразия белән Сәхәлин утравы арасында ятучы, Япон һәм Охот диңгезләрен Невельский бугазы, Амур лиманы һәм Сәхәлин култыгы аркылы тоташтыручы бугаз.

Татар бугазы

Физик-географик тасвирлау үзгәртү

Озынлыгы 663 км, көньягыныда киңлеге 324 кмга кадәр җитә, төньягында 40 кмга кадәр, иң тар урыны — 7,3 км, фарватерда иң кечкенә тирәнлеге — 8 м. Боз калынлыгы 1,5 мга кадәр җитәргә мөмкин.