Төп менюны ачу

Портсмут солых килешүе (рус. Портсмутский мирный договор, яп. ポーツマス条約 по:цумасу дзё:яку?) — 1904-1905 елгы урыс-япон сугышына тәмам куйган солых килешүе (солыхнамәсе). 1905 елның 23 августында (5 синтәбрендә) АКШдагы Портсмут шәһәрендә имзаланган.

Портсмут солых килешүе
Портсмутский мирный договор
ポーツマス条約
Treaty of Portsmouth.jpg
Килешү төре солых килешүе
Имзаланган 5 (23) сентябрь 1905
Урын АКШ байрагы Портсмут (Нью-Һемпшир)
Имзалаучылар Сергей Витте, Роман Розен
Комура Дзютаро, Такахира Когоро
Портсмутский мирный договор Викитекада

Русия ягыннан килешүне Сергей Витте һәм Роман Розен, япон ягыннан — Комура Дзютаро һәм Такахира Когоро имзалаганнар.

Портсмут солых килешүе түбәндәге солых килешүләрнең көчен туктатты:

  • Япония һөҗүм иткән чакта Русия һәм Кытайның хәрби берлек төзүне күздә тоткан Русия империясе һәм Кытай арасында берлек килешүе (1896)
  • Ляодун ярымутрауны куртымга алу хокукын биргән 1898 елдагы урыс-кытай конвенциясе.

Килешү 15 маддәдән торган. Килешү буенча, Русия Кореяне Япония йогынты сферасы буларак таный, Ляодун ярымутравына куртым хокуклары Япониягә күчә, Көньяк-Манҗур тимер юлының өлеше (Порт-Артурдан алып Куаньчэнцзыга кадәр) Япония кулына күчә, 9 маддәсе буенча Русия Япониягә Көньяк Сахалинны биреп калдырган, 12 маддәсендә яклар Япон, Охот һәм Беринг диңгезләрнең Русиянеке ярларында балык тоту турында конвенция төзергә риза булганнар. 7 нче маддәсендә яклар манҗур тимер юлларны тиҗари (коммерция) максатларында гына кулланырга вәгъдә биргәннәр.

1945 елның 2 сентябрендә, Японияне Икенче бөтендөнья сугышында тар-мар ителгәннән соң, Портсмут солых килешүе үз көчен туктатты.