Галина Бутырева
Галина Бутырева (Галина Василий кызы Бутырева, коми Галина Васильевна Бутырева) – коми шагыйрәсе. Россия журналистлар (1978), Россия язучылар (1997) берлекләре әгъзасы . Россиянең (2011) һәм Коми АССР (1994) атказанган мәдәният хезмәткәре. Коми хөкүмәтенең әдәбият өлкәсендәге И.А. Куратов исемендәге премиясе лауреаты (2005).
Галина Бутырева | |
---|---|
Туган телдә исем | Галина Василий кызы Бутырева |
Туган | 12 сентябрь 1944 (80 яшь) Коми АССР, Удора районы Ёртом авылы |
Милләт | коми |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Питирим Сорокин исемендәге Сыктывкар дәүләт университеты |
Һөнәре | шагыйрә, дәүләт эшлеклесе |
Бүләк һәм премияләре | II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены; И.А. Куратов исемендәге премия (Коми) (2005) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1944 елның 12 сентябрендә Коми АССР Удора районы Ёртом авылында туган. Важгорт урта мәктәбен (1962), «рус теле укытучысы» белгечлеге буенча Коми дәүләт педагогия институтын (1966) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1966-1968 Чуб сигезьеллык, Ёртом урта мәктәпләрендә укытучы.
- 1968-1986 Сыктывкар телестудиясендә хезмәткәр.
- 1986-1991 Коми АССР мәдәният министры урынбасары.
- 1991-1992 Фин-угыр халыклары мәдәниятен үстерү фонды хезмәткәре, фольклор театры әдәби киңәшчесе.
- 1992-1993 республика Фин-угыр мәдәни үзәге директоры.
- 1993-1995 Коми Республикасының милләтләр эше буенча дәүләт комитеты рәисе, 1994 министр.
- 1995-1999 Коми Республикасы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.
- 1997 елдан әдәби-нәфис һәм тарихи-мәдәни «Арт» (тат. Килешү) журналы баш мөхәррире.
Иҗаты
үзгәртүКоми һәм рус телләрендә бердәй иркен иҗат итә. Берничә шигырь һәм юлъязмалар очерклары җыентыгы авторы. Әсәрләре «Литературная Россия» газетасында, «Мир Севера», «Войныв кодзув» (тат. Котып йолызы) журналларында басыла. Китаплары эстон, фин, маҗар, норвег, инглиз телләренә тәрҗемә ителгән. Верлибр (ирекле шигырь) алымын кулланып яза.
Басылган китаплары
үзгәртү- «Аучы сукмагы» (Пас туй), 1989;
- «Ходай ярлыкасын» (Бог с тобой), 1994;
- «Дуслар багы» (Сад друзей), 1997;
- «Күз нурым, кадерлем, сөйкемлем» (Сёкатö, эзысьö,. донаö…), 1999;
- «Ватаным сурәтенә» (К портрету моей родины), 2002;
- «Дөреслеккә таба» (Бурö-визьö), 2005;
- «Сулыш» (Лов шы), 2008;
- «Чыраг янганда» (Еще горит свеча), 2009;
- «Ва визь», 2010;
- «Өйгә юл» (Дорога домой), юлъязма, 2011;
- «Елга тибеше» (Ритмы реки), юлъязма, 2012;
- «Исландия планетасында» (На планете Исландия), 2013.[1]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (2011).
- Коми АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1994).
- Коми хөкүмәтенең әдәбият өлкәсендәге И.А. Куратов исемендәге премиясе лауреаты (2005).
- Изге Данила медале – Удора православие чиркәүләрен торгызудагы хезмәте өчен (1996).
- II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале (2005)[2]
Әдәбият
үзгәртү- А. Канев. Дом в собственном сердце. «Вечерний Сыктывкар», 1993, 1 май.
- Г. Иванов. Зеленая отава на осенних лугах. «Литературная Россия», 1998, 4 сентябрь.
- А. Артеев. Диалог на двух языках. «Молодежь Севера», 2002, 17 гыйнвар.
Сылтамалар
үзгәртү- Г. Бутырева Коми язучылар берлеге сайтында(рус.)
- Г. Бутырева Коми милли китапханәсе сайтында 2017 елның 11 август көнендә архивланган.(рус.)
- Удора — үз җирем (тәрҗемәи хәле һәм шигырләре)(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Коми милли китапханәсе сайтында, archived from the original on 2017-08-11, retrieved 2015-03-08
- ↑ Коми язучылар берлеге сайтында