Сазлык

(Сазлыклар битеннән юнәлтелде)

Сазлык (яки саз, баткаклык) - җир өслегенең бик нык дымлы өлеше. Сазлык дым яратучы үсемлекләр белән, мәсәлән мүк белән, капланган була. Бу үсемлек калдыклары исә, үз чиратында череп торф барлыкка китерәләр.Сазлыклар җир, туфрак артык дымлылык кичергән очракларда барлыкка киләләр. Аеруча бу дымлы климатлы төбәкләргә хас.

Селигер күле янындагы Валдай сазлыгы.
Төньяк Германияда сазлык

Сазлыкларда таркалып бетмәгән үсемлек калдыклары җыела һәм торф хасил була. Аккумуляция процессының таркалу процессыннан артуы - саз экосистемасын башкаларыннан аерып тора.

Барлык дымлы җир участоклары да сазлык булып саналмый, сазлык дип аталу өчен анда ким дигәндә 30 см торф катламы булырга тиеш.

Дөньяда иң зур сазлык булып, мәйданы 53000 кв.кмлы, Себердәге Васюган сазлыклары (рус. Васюганские болота) санала.


Тышкы сылтамалар үзгәртү