Коми (зырян) автономияле өлкәсе

Коми (зырян) автономияле өлкәсеРСФСР составында административ-территориаль берәмлек.

Коми (зырян) автономияле өлкәсе
22 август 1921 ел — 5 декабрь 1936 ел




Башкала Сыктывкар [1]
Тел(ләр) коми, рус
Мәйдан 434 150 км²
Халык 207 314 кеше (1926)[2]

Үзәге — Сыктывкар[1] шәһәре.

Коми (зырян) автономияле өлкәсе 1921 елның августта Архангельск һәм Северодвинск губерналарның көнчыгыштагы өлешләреннән оештырыла; өлкә составында түбәндәге территорияләр кертелә:

  • Усть-Сысольск өязе (тулысынча)
  • Печора өязе (өлешчә), бу өлештән Ижма-Печора өязе оештырыла.
  • Яренск өязенең 21 вулысы.

1923 елда өлкә составына Пермь губернасының Чәрдән өязенең 3 вулысы кертелә.

1929 елда өлкә Төньяк крае составына кертелә; шул ук елның июньдә өлкәнең төньяк өлеше Ненец милли округы составына тапшырыла.

1936 елның 5 декабрьдә Коми (Зыряннар) АӨ Коми Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла.

Административ бүленеш

үзгәртү

1922 елда Коми (Зыряннар) АӨ 4 өяздән торган: Ижма-Печора өязе, Усть-Вымь өязе, Усть-Кулом өязе, Усть-Сысольск (1926 елдан — Сысольск) өязе.

1926 елда Коми өлкәсенең административ бүленеше шундый булган:

Округы Үзәге Мәйдан,
км²
Халык саны[3]
(1926), кеше.
1 Сысольск өязе Усть-Сысольск 41 526 73 308
2 Ижма-Печора өязе Ижма 217 558 30 722
3 Усть-Вымь өязе Усть-Вымь 51 150 46 931
4 Усть-Кулом өязе Усть-Кулом 123 916 56 353

1936 елда Печора округы барлыкка килә.

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү