Усинск (коми Ускар, рус. Усинск) — Россиянең Коми Республикасыныда шәһәр.

Усинск
Карта
Ил Россия
Республика Коми Республикасы
Шәһәр округы Усинск
Координатлар 65°59'59.18"тн, 57°32'29.12"кнч
Нигезләнгән 1966
Мәркәз биеклеге 180 м
Халык саны 41 100 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 82114
Почта индексы 169710, 169711, 169712
Автомобиль коды 11, 111
Рәсми сайт city.usinsk.ru/
Кардәш шәһәрләр Нарьян-Мар[1]

Халык саны — 41 100 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 47 465 кеше.[2]

География үзгәртү

 

Усинск Уса елгасы өстендә, Төньяк поляр түгәрәгеннән 90 километр көньяктарак, Сыктывкардан 757 километр төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Төньяк тимер юлы Сыня—Усинск сызыгының Усинск ахыргы станциясе.

Аэропорт.

Тарих үзгәртү

 
Усинск нефтьчеләренә һәйкәл

Усинск нигезләнүе шул урыннарда 1966 елда нефть чыганаклары табылу белән бәйле.

1971 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

1984 елда шәһәр статусын ала.

Халык үзгәртү

1979[3] 1989[4] 2002[5] 2010[2]
19 513 47 219 45 358 41 100

Милли состав үзгәртү

Милләт 2002[6] 2010[7]
руслар 60,5% 65,8%
украиннар 11,5% 8,4%
татарлар 8,0% 7,8%
комилар 5,6% 5,7%
башкортлар 2,8% 2,7%
белоруслар 1,9% 1,4%
әзериләр 1,4% 1,6%
чуашлар 1,1% 1,1%

Административ төзелеше үзгәртү

 

Усинск шәһәр округына түбәндәге торак пунктлары керәләр:

авыл советлары

    • Колва авыл советы
    • Мутный Материк авыл советы
    • Усть-Лыжа авыл советы
    • Усть-Уса авыл советы
    • Щельябож авыл советы

«Усинск» шәһәр округының мәйданы — 30 600 кв.км, халык саны (2010) — 47 465 кеше.

Икътисад үзгәртү

Усинск — зур нефть һәм газ чыгару үзәге: Усинск районында Коми Республиканың нефтьнең 3/4 өлеше чыгарыла).

Эре панельлы йортар төзү заводы, ит-сөт заводы, икмәк комбинаты.

Югары уку йортлары үзгәртү

  • Ухта дәүләт техника университетының филиалы

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү