Мурманск өлкәсе (рус. Мурманская область) — Россия Федерациясенең Европа өлеше субекты. Төньяк-Көнбатыш федераль округына керә.

Мурманск өлкәсе
рус. Мурманская область
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 28 май 1938
Сурәт
Гимн Гимн Мурманской области[d]
Дәүләт  Россия
Башкала Мурманск
Административ-территориаль берәмлек Россия[1]
Сәгать поясы MSD һәм Европа/Мәскәү[d][2]
Геомәгълүматлар Data:Russia/Murmansk Oblast.map
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Губернатор Мурманской области[d]
Хөкүмәт башлыгы Андрей Владимирович Чибис[d]
Канунбирү органы Мурманская областная дума[d]
Халык саны 732 864 (1 гыйнвар 2021)
Нәрсә белән чиктәш Архангельск өлкәсе, Карелия, Лапландия[d], Финнмарк һәм Тромс-ог-Финнмарк[d]
Кулланылган тел рус теле
Мәйдан 144 902 км²
Харита сурәте
Феноменның икътисады economy of Murmansk Oblast[d]
Рәсми веб-сайт gov-murman.ru(рус.)
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Номер тамгасы коды 51
Карта
 Мурманск өлкәсе Викиҗыентыкта

Административ үзәге — Мурманск шәһәре.

География үзгәртү

Мурманск өлкәсе Россия Европа өлешенең төньяк-көнбатышында, Кола ярымутравында һәм аңа тоташкан кыйтга өлешләрендә урнашкан. Ак һәм Баренц диңгезләре белән юыла. Көнбатышта Норвегия һәм Финляндия белән чиктәш.

Мурманск өлкәсе рельефы тәбәнәк таулар, калкулыклар һәм иңкүлекләрдан гыйбарәт. Төньяк яры биек һәм текә, көньяк яры тәбәнәк. Ярымутрауның көнбатыш өлешендә Хибин таулары (биеклеге 1191 метрга кадәр) урнашкан. Кола ярымутравы Балтыйк калканының төньяк-көнчыгыш чиген тәшкил итә.

Мурманск өлкәсендә апатит мәгъдәннәре, глинозём, никель, бакыр һ.б. бар.

Климат үзгәртү

Кола ярымутравының көньягында уртача диңгез климаты, төньяк өлешендә субарктик, чагыштырмача йомшак. Гыйнварның уртача температурасы төньякта —8°, үзәк өлешендә —13° га кадәр, июльнеке төньякта +8° һәм үзәк өлешендә +14°. Еллык явымнар 350 миллиметрдан 1000 миллиметрга кадәр.

Тарих үзгәртү

Мурманск өлкәсе 1938 елда Ленинград өлкәсе составыннан аерылып чыгу юлы белән оештырылган.

Халык үзгәртү

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
567 672 799 527 965 462 1 146 757 892 534 795 409

Торак пунктлар үзгәртү

Мурманск 299 148[9]
Апатиты 57 905[9]
Североморск 48 977[9]
Мончегорск 43 470[9]
Кандалакша 33 542[9]
Кировск 27 686[9]


Оленегорск 21 301[9]
Ковдор 17 630[9]
Полярный 17 053[9]
Заполярный 15 424[9]
Полярные Зори 14 936[9]
Мурмаши 13 804[9]


Снежногорск 12 514[9]
Никель 12 112[9]
Гаҗиево 11 793[9]
Кола 10 101[9]

Административ бүленеш үзгәртү

Мурманск өлкәсе 5 муниципаль районга һәм 14 шәһәр округына бүленә.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү