Кола ярымутравы (рус. Кольский полуостров, фин. Kuolan niemimaa, килд. Гуола̄дат) — Россия Европа өлешенең төньяк-көнбатышындагы ярым утрау. Баренц һәм Ак диңгезләр тарафыннан юыла. Мәйданы — 100 мең км². Көнбатыш өлешендә тау массивлары: Хибин таулары (биеклеге 1191 метрга кадәр) һәм Ловозеро тундрасы (биеклеге 1120 метрга кадәр) бар. Кола ярымутравы, нигездә, токембрий һәм түбән палеозойның кристаллик токымнардан төөзелгән. Тау һәм платолар боз тәэсире натиҗәсендә яссыланып, шомарып «тәкә маңгайлары» дип аталган рельеф шәкелләрне хасил иткән. Климаты Атлантик океаны сәбәпле йомшак: гыйнварының уртача температурасы —8°дан (төньяк ярында)…—13°кә кадәр (үзәктә), июльнең уртача температурасы +8°…+14°. Еллык явым-төшемнәр саны — 300—1000 мм. Елгалары кыска, ләкин күп сулы. Күлләр күп. Төньякта тундра үсемләкләре үсә, көньяк урманлы тундра һәм тайгадан гыйбарәт. Апатит-нефелин рудалары чыганкалары бар. Кола ярымутравында Мурманск порт шәһәре урнашкан.

Кола ярымутравы
68°00′00″ т. к. 36°00'00" кч. о. (G) (T)
Юа торган акваторияләрАк диңгез, Баренц диңгезе
Мәйдан~100 000 км²
ИлРусия Русия
Беренче дәрәҗә АБМурманск өлкәсе
Кола ярымутравы (Мурманск өлкәсе)
 Кола ярымутравы Викиҗыентыкта