Ямал ярымутравы — (рус. Ямальский полуостров, нен. я — җир + нен. мал — кырый) — Көнбатыш Себерның төньягындагы ярымутрау.

Ямал
71°00′00″ т. к. 70°00'00" кч. о. (G) (T)
Юа торган акваторияләрОб култыгы, Байдарата култыгы, Кара диңгезе
Мәйдан120 000 км²
Беренче дәрәҗә АБТөмән өлкәсе
Икенче дәрәҗә АБЯмал-Ненец автономияле округы
Ямал ярымутравы (Ямал-Ненец автономияле округы)
 Ямал Викиҗыентыкта

Мәйдан — 122 мең кв. км. Җир өслеге — тигезлек. Озынлыгы 700 км, киңлеге 240 километрга кадәр. Иң биек ноктасы — 84 м. Ярлары күбесенчә иңкү. Күлләр күп (Яррото, Ямбуто, Нейто һ.б.). Төп елгалар — Сёяха, Юрибей, Харасавэй. Тундра үсемлекләре белән капланган; көньякта урман тундрасы бар. Хаваннардан лемминг, ак төлке, төньяк боланы бар; кошлардан көртлек, котып ябалагы, җәй көне күпләп казлар һәм үрдәкләр очып киләләр. Боланчылык, аучылык, балык тоту үсеш алган. Газ чыганаклары табылган. Об култыгы ярында диңгез көймәләре тукталган урыны — Новый Порт бар.