Мәүлид (мәчет, Салехард)

Ислам гыйбадәтханәсе (Салехард, ЯНАО, Төмән өлкәсе, Россия)

«Мәүлид» мәчете, Салехард җәмигъ мәчете (рус. Мечеть «Маулюд», Соборная мечеть г. Салехарда) — Россия Федерациясенең Ямал-Ненец автономияле округы административ үзәге Салехард шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Ямал-Ненец автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенә керүче «Мәүлид» җирле дини җәмгыяте карамагында.

Мәчет
Мәүлид
Салехард җәмигъ мәчете
Ил Россия
Шәһәр 629007,
Төмән өлкәсе, ЯНАО, Салехард, Чубынин ур., 43
Координатлары N 66° 32' 2.022" E 66° 36' 7.9524"
Дин Ислам
Мәхәллә ЯНАО МДН / мәхәллә № 1654 «Мәүлид» 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манарасы бина янәшәсендә
Төзелеш еллары 20002001 еллар
Халәте гамәлдә

Салехардта берничә мең мөселман халкы вәкиле яши. Татарлар 2010 елда шәһәр халыкның (42 494 кеше) 8,5% ын (2021 елда 7,1% ын), кыргызлар 0,96% ын (2021 елда 1,4% ын) тәшкил иткән[1], шәһәрдә шулай ук комыклар, башкортлар да яши.

 
Мәчеттә төбәк Диния нәзарәте резиденциясе урнашкан

Салехардның милли-мәдәни составы XX гасыр дәвамында шактый үзгәрешләр кичерә. Революциягә кадәр Обдорскида рус (православие) халкы җирле мәҗүси Көнбатыш Себер халыклары белән күрше булган. Совет чорында Төньякны үзләштерүгә СССРның барлык почмакларыннан кешеләр килә. Безнең көннәрдә табигый байлыклар, беренче чиратта нефть һәм газ чыгару аркасында тиз үсеш алган Ямал төрле төбәкләрдән, шулай ук постсовет киңлегенең башка дәүләтләреннән килгән кешеләрне җәлеп итә. Төрле милләт, мәдәният һәм дин вәкилләре янәшә яши. 2010 елда, шәһәр халкы 42 мең кеше тәшкил иткәндә, 5 меңгә якын кеше ислам динен тоткан: алар татарлар, башкортлар, азәрбайҗаннар, кыргызлар, Кавказның һәм Үзәк Азиянең башка халыклары вәкилләре.

2000 елда Салехард үзәгендә, Чубынин урамында, Шайтанка елгасы ярында Җәмигъ мәчете төзелә башлый. Ул 2001 елның февралендә ачылган. Бу ― Ямалда дин тотучыларның иганәләренә һәм җирле хакимият ярдәме белән төзелгән беренче мәчет. Кайвакыт җирле халык аны «иң төньяк мәчет» дип атый, бу чынбарлыкка туры килми: Россиянең иң төньяк мәчете Норильскида урнашкан[2].

 
Салехард мәчете. Манара күренеше

Салехард шәһәр мәчете ― Ямал җирендәге беренче мөселман гыйбадәтханәсе. Гадәти көннәрдә намазга ун-унбиш кеше, җомга намазына йөз һәм аннан да күбрәк, бөек мөселман бәйрәмнәренә меңнән артык кеше җыела. Мәчет 2000 елда «Ямата» халыкара төзелеш фирмасы[3] тарафыннан төзелгән. Мәчетне төзү округ һәм шәһәр администрациясе, спонсорлар һәм шәһәр халкының иганәләре ярдәмендә башкарылган[4].

Мәчет Көнчыгыш архитектура традицияләрен исәпкә алып төзелгән. Бу яшел түбә астында ак төстәге бер катлы таш бина, аның түбәсендә биек булмаган яшел гөмбәз тора. Тәрәзәләрнең яшел төстәге ярымтүгәрәк рамнары бар. Мәчет бинасына квадрат формадагы манара тоташа. Бу очракта гадәти (түгәрәк) булмаган форма Салехардның климат үзенчәлекләре белән аңлатыла: квадрат төзелеш туңуга чыдамрак, җылылыкны яхшырак саклый һәм көчле җилләргә каршы тора. Мәчетнең эчке бизәлеше традицион: намаз залы тыйнак бизәлеше белән аерылып тора, аның стеналарында Коръәннән цитаталар урнаштырылган.

Җитәкчелек

үзгәртү

Имам-хатыйб Тимур хәзрәт Салихов (1983 елгы, Уфада медицина (2005), ислам (2009), педагогика (2017) университетларын тәмамлаган. 2021 елның 9 апреленнән төбәк Диния нәзарәтендә мөфти урынбасары[5] [6]

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү