Милли округ
Милли округ — Советлар Берлегендә 1921—1977 елларда булган административ-территориаль берәмлекләрнең төре. Милли округлар руслардан башка милләтләр күпчелек тәшкил иткәннәр территорияләрдә оештырылганнар.
Милли округларны ике төркемгә бүлергә мөмкин:
1) Тау АССР Кавказ милләтләре өчен милли округлары
- Чечен МО
- Ингуш МО
- Осетин МО
- Кабарда МО
- Балкар МО
- Карачай МО
Бу округлар 1921—1922 елларда бар булганнар.
2) Төньяк һәм Себер милләтләре өчен милли округлары:
- Агинское Бурят МО (1937—1977)
- Аргаяш МО (1934)
- Витим-Олёкма МО (1931—1938)
- Карел МО (1937—1939)
- Коми-Пермяк МО (1925—1977)
- Коряк МО (1930—1977)
- Ненец МО (1929—1977)
- Охотск Эвен МО (1930—1934)
- Таймыр (Долган-Ненец) МО (1930—1977)
- Усть-Ордынский Бурят МО (1937—1977)
- Хант-Манси МО (1930—1977)
- Чиркәс МО (1926—1928)
- Чукотка МО (1930—1977)
- Эвенк МО (1930—1977)
- Ямал-Ненец МО (1930—1977)
1977 елда барлык милли округлар исемен автономияле округларга алыштыралар.