Аргаяш милли округы
Аргаяш милли округы (рус. Аргаяшский национальный округ, баш. Арғаяш милли округы, Arƣajaş milli okrugь) — Чиләбе өлкәсе составында башкорт милли округы. 1934 елның гыйнвар-ноябрьдә бар булган.
Аргаяш милли округы | |
Нигезләнү датасы | 17 гыйнвар 1934 |
---|---|
Дөнья кисәге | Азия |
Дәүләт | СССР |
Башкала | Аргаяш |
Административ-территориаль берәмлек | Чиләбе өлкәсе |
Халык саны | 88 900 |
Гамәлдән чыгу датасы | 17 ноябрь 1934 |
Мәйдан | 6772 км² |
Үзәге — Аргаяш шәһәр тибындагы бистәсе.
Тарих
үзгәртү1917 елның 15 ноябрендә чыккан Башкорт Үзәк советы карары буенча, Урал аръягы башкортлары Кече Башкортостанның Аргаяш кантонына кертеләләр; 1934 елның 17 гыйнварына кадәр Аргаяш кантоны Башкорт АССР составында административ-территориаль берәмлек буларак булган.
Урал өлкәсе эчендә анклав булган Аргаяш кантоны 1934 елда өр-яңадан барлыкка килгән Чиләбе өлкәсе составына «Аргаяш башкорт милли округы» статусында кертелә.
Округ Коншак һәм Аргаяш районнардан торган.
1934 елның 17 ноябрендә БҮБК Президиумы карары белән Аргаяш милли округы бетерелә.
Милли состав
үзгәртү1926 елның җанисәбе буенча:[1]
Милләт | Кешеләр саны | % |
---|---|---|
башкортлар | 40 984 | 40,64 |
руслар | 31 897 | 31,63 |
мишәрләр | 17 352 | 17,39 |
башкалар | 10 438 | 10,35 |
Барлык | 100 851 | 100,00 |
Искәрмәләр
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртүТышкы сылтамалар
үзгәртү- [1](үле сылтама)
- [2] 2007 елның 16 март көнендә архивланган.