Яңа Уренгой
Яңа Уренгой (рус. Новый Уренгой) — Россиядә шәһәр, Ямал-Ненец автономияле округының халык саны буенча округының икенче шәһәре.
Яңа Уренгой | |
рус. Новый Уренгой | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 1975 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Муниципальное образование город Новый Уренгой[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Муниципальное образование город Новый Уренгой[d][1] |
Халык саны | 106 764 (2023)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 40 метр |
Мәйдан | 111 км² |
Почта индексы | 629300–629329 |
Рәсми веб-сайт | nur.yanao.ru(рус.) |
Җирле телефон коды | 3494 |
Яңа Уренгой Викиҗыентыкта |
Халык саны — 104 144 кеше.[3]
География
үзгәртүЯңа Уренгой Көнбатыш Себердә, Евояха елгасы өстендә, Салехардтан 450 километр көнчыгыштарак урнаша. Яңа Уренгой — Соргыт тимер юлында станция.
Климат
үзгәртү- Уртача еллык температура — -5,7 °C
- Уртача еллык җил тизлеге — 3,4 м/с
- Уртача еллык һава дымлылыгы — 78%
Яңа Уренгой климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Уртача температура, °C | −21,7 | −20,1 | −14,2 | −10,1 | −1,6 | 9,1 | 15,1 | 11,6 | 4,2 | −4,9 | −16,2 | −20,3 | −5,7 |
Чыганак: NASA. База данных RETScreen |
Тарих
үзгәртү1949 елда Поляр түгәрәге буендагы тундрада Трансполяр магистральнең төзелеше башланды. Хәзерге Яңа Уренгой территориясендә Ягельная тимер юл станциясе төзелә. Сталин үлеменнән соң, юлның төзелеше туктатыла, аның төзегән өлешләрне ташланганнар.
1966 елда Уренгой бистәсе тирәсендә Уренгой газ чыганакны табалар, 1975 елда шәһәрнең төзелеше башлана.
1980 елда Яңа Уренгой шәһәр статусын ала.
1984 елдан Уренгой чыганагы газы Уренгой — Помары — Ужгород газүткәргече буенча Аурупага экспортка чыгарылу башлаган.
2004 елда шәһәр составына Коротчаево һәм Лимбяяха шәһәр тибындагы бистәләре кертеләләр.
2012 елның декабрьдә шәһәр хакимияте мигрант җинаятьчелеккә һәм экстремистик оешмаларга каршы көрәш максаты белән шәһәргә керү өчен пропуск системасы кертелгән.[4][5]
Халык
үзгәртү1979[6] | 1989[7] | 2002[8] | 2010[3] |
---|---|---|---|
8 580 | 93 235 | 94 456 | 104 144 |
Дин
үзгәртү- Православие
- Ислам
Икътисад
үзгәртү- Шәһәр оештыручы предприятиләре:
" ООО «Газпром добыча Уренгой» " ООО «Газпром добыча Ямбург» " ООО «Газпром подземремонт Уренгой» " ООО «Газпром бурение»
Югары уку йортлары
үзгәртү- Россия Яңа университетының филиалы
- Төмән дәүләт университетының филиалы
- Мәскәү дәүләт университетының филиалы
- Тум дәүләт радиоэлектроника һәм идарә системалар университетының филиалы
- Ямал нефть һәм газ университетының филиалы
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ОКТМО
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2023 года (с учётом итогов Всероссийской переписи населения 2020 г.) — 2023.
- ↑ 3,0 3,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-11-27
- ↑ "Яңа Уренгойдагы җинаятьчеләр мөселманнар исеменә тап төшерә"
- ↑ Для россиян закрыли въезд в Новый Уренгой
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg3.php
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны