Хант-Манси автономияле округы мөселманнары Диния нәзарәте
Хант-Манси автономияле округы мөселманнары Диния нәзарәте (рус. Централизованная религиозная организация Духовное управление мусульман Ханты-Мансийского автономного округа – Югры, ЦРО ДУМ ХМАО в составе ДСМР) ― Хант-Манси автономияле округы мөселманнарын берләштергән, Россия мөселманнары Дини җыены (рәисе ― мөфти Әлбир хәзрәт Крганов) составында эшләүче үзәкләшкән дини оешма. Җитәкче (мөфти) ― Таһир Габделбәр улы Саматов, Россия мөселманнары Дини җыены рәисенең беренче урынбасары [1].
Хант-Манси автономияле округы мөселманнары Диния нәзарәте | |
рус. ЦРО ДУМ ХМАО | |
Диния нәзарәте урнашкан Сургут җәмигъ мәчете | |
Баш-фатир: |
628408 |
---|---|
Оешма төре: |
үзәкләшкән дини оешма |
Җитәкчеләр | |
мөфти | |
Нигезләү | |
Үзәк Диния нәзарәте президиумы карары | |
86islam.ru |
Тарих
үзгәртүХМАО-Югра мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте 1999 елның 15 маенда Россия Үзәк Диния нәзарәте тарафыннан төзелгән һәм расланган. 2012 елда төбәк Диния нәзарәте Үзәк Диния нәзарәте составыннан чыккан[2].
2012 елның октябрендә төбәк Диния нәзарәтенең имамнар Советы үз Уставына Россия Үзәк Диния нәзарәтендә кабул ителгән тәртипкә каршы килгән принципиаль үзгәрешләр кертә. Төбәк Диния нәзарәте Уставының яңа редакциясе ХМАО МДН Мәҗлесе тарафыннан Югра мөфтиен сайларга һәм вәкаләтләрен туктатырга мөмкинлек бирә, Югра мөфтиенә округтагы мәчетләрдә эшләүче руханиларны билгеләргә һәм урыныннан алырга рөхсәт ителә (Россиянең Үзәк Диния нәзарәтендә ике очракта да бу югары мөфти вәкаләтләре)[2].
Уставның үзгәрүе һәм Россия Үзәк Диния нәзарәтеннән чыгу турындагы мәгълүмат 2019 ел ахырында, Үзәк Диния нәзарәте устав документларын планлы тикшерү үткәргәндә, киңкүләм мәгълүмат чаралары аша билгеле була. 2019 елда Россия Үзәк Диния нәзарәте югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин тикшерү нәтиҗәләре буенча ХМАО-Югра губернаторы Наталья Комаровага рәсми хат җибәрә һәм бу хәлгә тыкшынуны сорый. Үзәк Диния нәзарәте Югра мөфтиятенең төп документын (Устав) канунсыз дип тану турында судка дәгъва җибәрә. Тыңлау 2019 елның 13 гыйнварында уза. Суд ҮДН дәгъвасын кире кага. Россия Үзәк Диния нәзарәте үзенең хаклы булуын исбатлый алмый һәм мөселманнарның төбәк Диния нәзарәте ҮДНнан мөстәкыйльлек ала. Берничә ел мөстәкыйль тормыш алып барган. 2016 елда Россия мөселманнары Дини җыены (рәисе ― мөфти Әлбир хәзрәт Крганов) составына керә[2].
Җирле дини җәмгыятьләр
үзгәртү2009 елда ХМАОда 16 җирле дини җәмгыять (мәхәллә) булса, 2015 елда ― округ буенча 30 җирле дини җәмгыять исәпләнә. 2009 елда ХМАО буенча шактый зур мөселман җәмгыяте (300 мең кеше) яшәгән, ХМАО халкының гомуми саны 1,5 млн кеше булган. 2010 елгы халык санын алу статистика мәгълүматларына ярашлы, ислам динен тотучылар округ халкының 15% ын, Юграга нефть-газ комплексын актив үзләштерү чорында килгән татарлар һәм башкортлар 9,4% ын тәшкил итә. Калган мөселманнар Урта Азия һәм Кавказдан чыкканнар, алар, күбесенчә, шәһәрләрдә яшиләр. ХМАО-Югра мәчетләренең төп контингенты ― Урта Азия һәм Кавказдан чыккан мөселманнар[2].
Соңгы елларда Ерак Көнчыгышта һәм Көнчыгыш Себердә Дагстан мөфтиятенең йогынтысы үсә[3]. Мәсәлән, Югра мөселманнары Диния нәзарәте Дагстан мөфтияте һәм округ шәһәрләренең җирле мөселман дини оешмалары белән берлектә «Мәүлид―ән―Нәби» (Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууы) рухи — агарту проектын тормышка ашыра. Юграга ел саен Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууына багышланган чараны үткәрүдә ярдәм итү өчен Дагстан мөфтиятеннән делегацияләр килә.
- Нижневартовск шәһәренең 1нче санлы җирле мөселман дини оешмасы (мәчет, Лопарев ур., 60)
- Нижневартовск шәһәренең 2нче санлы җирле мөселман дини оешмасы (җәмигъ мәчете, 2022 елда ачылган)
- Нижневартовск шәһәренең 3нче санлы җирле мөселман дини оешмасы («Ихлас» мәчете,төзелә)
- Нефтеюганск районы Пóйковский[d] штб җирле мөселман дини оешмасы («Рәхимулла» мәчете, 2000)
- Салым авылы җирле мөселман дини оешмасы
- Радужный шәһәренең җирле мөселман дини оешмасы (мәчет, 2004)
- Когалым шәһәренең җирле мөселман дини оешмасы (мәчет, 1997)
- Лангепас шәһәренең җирле мөселман дини оешмасы (мәчет, 2011)
- Нефтеюганск шәһәренең җирле мөселман дини оешмасы (мәчет, 1999)
- Нягань шәһәренең җирле мөселман дини оешмасы ( «Әл-Бәйрәм» мәчете, 1999)
- Покачи шәһәренең җирле мөселман дини оешмасы (Җәмигъ мәчете, 2002)
- Советский шәһәренең җирле мөселман дини оешмасы («Нур» мәчете, 2014)
- Сургут шәһәренең җирле мөселман дини оешмасы (җәмигъ мәчете, 2008)
- Урай шәһәренең җирле мөселман дини оешмасы (мәчет, 2014)
- Ханты-Мансийск шәһәренең җирле мөселман дини оешмасы (мәчет, 2015)
- Сургут районы Белый Яр[d] штб җирле мөселман дини оешмасы
- Түбән Варта районы Новоаганск[d] штб җирле мөселман дини оешмасы
- Талинка шәһәр җирлегенең җирле мөселман дини оешмасы
- Пыть-Ях шәһәренең җирле мөселман дини оешмасы (мәчет, төзелә)
- Мегион шәһәренең 2нче мәхәллә җирле мөселман дини оешмасы (мәчет, 1998)
- Лянтор шәһәренең җирле мөселман дини оешмасы (мәчет, 1995)
- Югорск шәһәренең җирле мөселман дини оешмасы (мәчет)
- Белоярский шәһәренең җирле мөселман дини оешмасы (мәчет, 2012)
- Сургут районы Федоровский[d] штб җирле мөселман дини оешмасы (мәчет, төзелә)
- Ульт-Ягун бистәсенең җирле мөселман дини оешмасы
- Түбән Варта районы Излучинск[d] штб җирле мөселман дини оешмасы
- Ханты-Мансийск районы Горноправдинск бистәсенең җирле мөселман дини оешмасы
- Сургут районы Түбән Сортым авыл җирлеге җирле мөселман дини оешмасы («Зинур» мәчете, 2014)[2].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Структура ДСМР. Сайт ЦРО ДСМР
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 https://zonare.ru/mecheti-v-hanty-mansijske 2024 елның 14 июль көнендә архивланган. Мечети в Ханты-Мансийске. Zonare.ru
- ↑ Полярный ислам: в России формируется третий мусульманский регион. НИУ ВШЭ