Мегион шәһәре Җәмигъ мәчете (рус. Соборная мечеть города Мегиона) ― Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси — Югра автономияле округының Мегион шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче Мегион шәһәренең җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.

Мәчет
Мегион мәчете
Ил Россия
Шәһәр 628681,
Төмән өлкәсе, ХМАО-Югра, Мегион, Тынычлык ур., 11
Дин Ислам
Мәхәллә ХМАО МДН / мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манаралары бина почмагында
Төзелеш еллары 19971998 еллар
Төп даталар:
1998 – мәчет ачылу
2019 – реконструкцияләү
Халәте гамәлдә
Сайт Мусульмане Мегиона Рәсми сайт

2010 елда Мегион (1980 елдан шәһәр) халкының (49 449 кеше) татарлар 7,1% ын (3 509 кеше), башкортлар 3,49% ын (1 723 кеше), азәриләр 1,75% ын (867 кеше), ләзгиләр 1,18% ын (584 кеше), комыклар 1,1% ын, чеченнар 1,0% ын тәшкил иткән[1].

 
Мегион мәчете реконструкциягә кадәр

Җәмигъ мәчете 1998 елның 20 декабрендә ачылган, ул шәһәр халкы һәм «Славнефть Мегионнефтегаз» акчасына төзелгән[2].

2019 елда бинаны реконструкцияләү буенча чаралар комплексы башкарылган. Бинаны реконструкцияләү эшләрен «Контакт» төзелеш компаниясе (генераль директоры Исмоилджон Улмасов) башкарган[3].

Элекке проектка төзәтмәләр кертү мәчетнең эчке мәйданын шактый арттырырга мөмкинлек бирә. Өстәмә бүлмәләр барлыкка килгән, дүрт почмактагы манараларга гөмбәзләр өстәлгән[4].

2019 елның 13 декабрендә яңартылган җәмигъ мәчетен ачу тантанасы узган. Ислам динен тотучыларны әлеге мөһим вакыйга белән котларга шәһәр башлыгы Олег Александрович Дейнека, Хант-Манси автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар килгән[4].

Автовокзал янында урнашкан бина мөселман традицияләрендә төзелгән, бизәү эшләре традицион мөселман төсләрендә башкарылган. Эчке диварларда алтын белән Коръән сурәләре язылган. Төп намаз уку залына эленгән, алтын йөгертелгән кысалы люстраның авырлыгы 700 кг.

Мегион мәчетенә төрле милләт вәкилләре булган мөселманнар: татарлар, башкортлар, чеченнар, ингушлар, таҗиклар, үзбәкләр, казакълар, кыргызлар һ.б. йөри[5].

Мегион шәһәренең 2нче мәхәллә мәчете (гыйбадәт йорты) Садовая урамы, 16нчы йорт адресы буенча урнашкан күпкатлы торак йортның 1нче катында ачылган[6].

Җитәкчелек

үзгәртү

2000 елдан имам-хатыйб Мөхәммәтшәриф (Мамашариф) хәзрәт Сангов (Таҗикстаннан)[7].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү