Чеченнáр (бүтәнчә Чичәннәр, үз аталышы Нохчий, берлек санда – Hохчо) – Төньяк Кавказда (нигездә Чичәнстанда) яшәүче вайнах халкы.

Чеченнар
Үз аталышы

Нохчий

гомуми сан

1 700 000

яшәү җире

Россия, Казакстан, Төркия, Үрдүн, Азәрбайҗан, Гөрҗистан, Кыргызстан

Теле

чечен теле (чеченча Нохчийн мотт/Noxçiyn mott)

Дине

ислам

Кардәш халыклары:

ингуш халкы

 Чеченнар Викиҗыентыкта

Яшәү урыны

 
Чеченнар(Tschetschenzen). Europa 1400 H.Kieperts Historischer Schulatlas, 1879
 
Чеченнар(Tschetschenzen). Europa 1400 H.Kieperts Historischer Schulatlas, 1879

Чеченнар нигездә Чичәнстан Республикасында яшиләр. Чеченнар тарихында берничә күчеш була. Беренче күчеш Кавказ сугышыннан соң 1865 елда Госманлы дәүләтенә була. Мөхаҗирлек дип аталучы күчеш вакытында якынчы 5 000гә якын чечен гаиләсе Госманлы дәүләтендә утырып кала. Хәзерге вакытта аларның оныклары Төркия, Сирия һәм Үрдүндәге чечен диаспорасының төп өлешен тәшкил итә.

1944 елның февралендә ярты миллионга якын чечен үз җирләреннән Урта Азиягә депортацияләнә. 1957 елның 9 январендә аларга кире кайтырга рөхсәт ителә. Күчерелгән халыкның бер өлеше Урта Азиядә кала.

Беренче һәм Икенче Чечен сугышыннан соң күп чеченнар Көнбатыш Европа илләренә, Төркиягә китә һәм Россия регионнарына тарала.

Атама тарихы

"Чечен" этнонимы, зур ихтимал, Чечен авылы атамасыннан килеп чыккан. Чеченнар үзләрен нохчо, кабарда аларны шашен, осетиннарцæцæн, аварларбуртиел, грузиннаркистлар, дзурдзуклар дип атап йөртә.

Тел

Чечен теле нах-дагыстан телләренең вайнах тармагына карый.

1925 елга кадәр чечен теленең язмасы гарәп әлифбасына нигезләнгән була. 1925-1938 елларда латин әлифбасы кулланыла. 1938 елда кирилл әлифбасына нигезләнгән графикага күчерелә.

Чечен Республикасының дәүләт теле булып тора.

Дин

Ислам чеченнар арасында суфилык тарикатларының эшчәнлеге нәтиҗәсендә таралган. Суфи тарикатларыннан чеченнар арасында нәкъшбәнди һәм кадири тарикатлары киң таралган.

Мәдәният