Таһир Саматов

ислам дин әһеле, мөфти

Таһир Саматов, Таһир Габделак улы Саматов (1960 елның 11 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― дин әһеле, 1999 елдан мөфти, үзәкләштерелгән дини оешма ― Хант-Манси автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, Россия мөселманнары Дини җыены рәисенең беренче урынбасары [1][2].

Таһир Саматов
Туган телдә исем Таһир Габделхак улы Саматов
Туган 1 июль 1960(1960-07-01) (63 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре дин әһеле, мөфти
Балалар улы Камил, кызлары Әлфинур, Сара
Ата-ана

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Т. Г. Саматов

1960 елның 11 июлендә Казанда дини гаиләдә туган. Әтисе ― Аксубай районы Иске Ибрай авылы тумасы Габделхак хәзрәт Саматов (1930―2009) ― 1998―2006 елларда Татарстан Республикасы мөселманнарының Баш казые. Энесе Хәлил хәзрәт Саматов Когалым шәһәре мәчете имам-хатыйбы, улы Камил хәзрәт Саматов Сургут шәһәре мәчетендә имам булып хезмәт итә[3].

Мәктәпне, аннары һөнәри техникумны тәмамлаган, армиягә киткәнче кранчы булып эшләгән. Армиядә хәрби хезмәтен үтәп кайткач, руда булмаган материаллар комбинатына экскаваторчы булып урнаша, аннары тимер юлда кранчы, паровоз машинисты булып эшли.

Башлангыч дини белемне әтисе җитәкчелегендә ала башлый. 27 яшендә, эшен ташламыйча, 1987 елда ачылган Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә укый, 1991 елда Уфада Р. Фәхретдин исемендәге мәдрәсәне тәмамлый, ике ел Әхмәт Ясәви исемендәге Төркия мәдрәсәсендә укый. Кайткач, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин аны Сургут шәһәренә җибәргән. 1993 елда монда җирле дини җәмгыять (мәхәллә) оештырган. Дини җәмгыять оештырганда, хакимият белән аңлашуда авырлыкларга да, юридик органнарның бюрократиясенә дә юлыккан. 1993 елның ноябрь аенда бер предприятие җитәкчелеге тарафыннан мөселманнарга кызыл почмак бүлеп бирелә. Аны ремонтлап, гыйбадәт йорты ясаганнар, биредә беренче җомга намазы укылган.

Рәсми рәвештә теркәлгәннән соң, җәмгыять шәһәр җитәкчелегенә мәчет төзү үтенече белән мөрәҗәгать иткән, хакимият җир бүлеп биргән. 1995 елда (мәчет бинасыннан алдарак) ике катлы мәдрәсә бинасы төзелгән. Шуннан соң җирле дини җәмгыять зур җәмигъ мәчете төзү турында уйлый башлый. 1997 елда яңа мәчетнең беренче субайлары кагылган.

1996 елда Т. Саматов ХМАО-Юграның имам-мөхтәсибе, Себердә Үзәк Диния нәзарәте рәисенең вәкиле итеп билгеләнә. 1996 елдан башлап ХМАОда гына түгел, Ямал-Ненец автономияле округында, Ноябрьск, Муравленко, Салехард, Яңа Уренгой шәһәрләрендә җирле дини оешмалар булдыруда һәм мәчетләр төзүдә актив катнаша, Себер шәһәр һәм районнарында татар милли-мәдәни автономияләрен булдыруда һәм аларның эшендә турыдан-туры катнаша[4].

1999 елның маенда округ Диния нәзарәте (мөфтият) оештырыла. Аңа кадәр Т. Саматов Хант-Манси округының барлык җирле дини җәмгыятьләренә бара, булмаганнарында беренчел мөселман дини җәмгыятьләрен оештыруда катнаша. Җыелышлар үткәрә, уставлар кабул итешә. 1997 елның февралендә ХМАО-Югра Диния нәзарәте рәисе, мөфти итеп билгеләнә. Хант-Манси автономияле округы мөфтие вазыйфасы белән беррәттән, төрле вакытта Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Үзәк Диния нәзарәте рәисенең Себер федераль округы буенча тулы вәкаләтле вәкиле вазыйфаларын башкара. 2001 елда ― Көнбатыш Себер мөфтие була, 2007 елда Урал федераль округы мөфтие итеп билгеләнә.

2009 елда ХМАОда 16 җирле дини җәмгыять (мәхәллә) булса, 2015 елда ― округ буенча 30 җирле дини җәмгыять исәпләнә. 2009 елда ХМАО буенча шактый зур мөселман җәмгыяте (300 мең кеше) яшәгән, ХМАО халкының гомуми саны 1,5 млн кеше булган.

2003 елда Сургут дәүләт университетының[d] юридик факультетын һәм 2007 елда РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясенең[d] дин белеме факультетын тәмамлый. Татар, рус, гарәп һәм төрек телләрен белә.

Иҗтимагый эшчәнлеге

үзгәртү
 
2008 елда ачылган Сургут җәмигъ мәчете
  • 2010 елдан ХМАО татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе[5].
  • 2013 елдан Хант-Манси автономияле округы буенча Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы Идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет составына керә [6].
  • Юграның I–IV чакырылыш Иҗтимагый палатасы әгъзасы [7].
  • 2000 елдан ай саен «Мәгърифәт» газетасын чыгара (ХМАО төбәк МДН рәсми басмасы),.
  • 2003 елдан рәсми сайт (www.imanugra.ru) эше белән җитәкчелек итә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • Татарстан Президентының Рәхмәт хаты,
  • Сургут шәһәре администрациясе башлыгының Рәхмәт хаты,
  • Югра губернаторының Рәхмәт хаты,
  • «Татар халкы алдындагы казанышлары өчен» медале (БТК)[8].

Гаиләсе

үзгәртү

Улы Камил, дин әһеле, Сургут мәчете имамы, гаиләле. Кызлары Әлфинур (Казанда педагогика институтында гарәп һәм инглиз телләрен үзләштерә), Сара[9].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү