Сургут җәмигъ мәчете

Ислам гыйбадәтханәсе (Сургут, ХМАО, Төмән өлкәсе, Россия)

Сургут җәмигъ мәчете (рус. Соборная мечеть г. Сургут) ― Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси автономияле округының Сургут шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә керүче округ Диния нәзарәтенә караучы җирле дини җәмгыять (мәхәллә) карамагында[1].

Мәчет
Сургут җәмигъ мәчете
Ил Россия
Шәһәр 628408,
Төмән өлкәсе, ХМАО-Югра, Сургут, Үзәк район, Набережный пр., 1А
Координатлары N 61° 14' 52.3644" E 73° 22' 45.1524"
Дин Ислам
Мәхәллә ХМАО МДН / мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манарасы түбәдә
Төзелеш еллары 19962008 еллар
Халәте гамәлдә
Сайт Мечеть Сургута Рәсми сайт

ХМАО—Югра мөфтие Таһир хәзрәт Саматов бәяләвенчә, 2015 елда Сургутта 50―60 мең мөселман булган, шуларның 1500―2000 кешесе җомга намазына даими йөргән, ә Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре кебек зур бәйрәмнәрдә аларның саны 10 меңгә җиткән. Статистика буенча, шәһәрдә 26 мең татар, 4 мең башкорт, калган диаспоралар ― дагстанлылар, чеченнар, таҗиклар, кыргызлар, үзбәкләр, нугайлар. Мәхәллә әгъзаларының күпчелеге Урта Азиялеләр[2].

XX гасыр уртасына кадәр Сургутта ислам динен тотучылар саны аз булган. Сургут тирәсендәге нефть һәм газ ятмаларын үзләштергәндә, бирегә дәүләт юлламасы яки үз теләге буенча СССРның ислам өстенлек иткән башка нефть төбәкләреннән: Азәрбайҗан һәм Төньяк Кавказ, Татарстан һәм Башкортстаннан нефть һәм газ чыгару белгечләре, хезмәт ресурслары артык булган Үзбәкстан һәм Таҗикстаннан эшчеләр килгән[3][4].

1993 елда Сургутта эре мөселман җәмгыяте (мәхәллә) оеша, тиздән Сургут мөселманнары шәһәр хакимиятенә мәчет төзү өчен җир участогы бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать итәләр. Шәһәр администрациясе Дзержинский урамы белән Яр буе проспекты киселешендә Җәмигъ мәчете төзү өчен урын бүлеп бирә, финанслауда ярдәм итә. 1995 елда Сургут Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салынган. 1995 елда Яр буе проспектында мәдрәсә бинасы төзелә, анда дин тотучылар намазга җыела алган. 1996 елда Россия Архитекторлар берлеге әгъзасы Фәһим Фоат улы Уразаев проекты буенча Җәмигъ мәчете төзелә башлый[3].

1999 елда мәчет төзү өчен шәһәр мэры А. Л. Сидоров рәислегендә Попечительләр советы төзелә, шулай ук «Илһам» иҗтимагый хәйрия фонды оештырыла (аның башкарма директоры Ф. Р. Гатауллин). Сургут мәчете комплексын төзүгә акча җыю буенча эш башкарыла. Попечительләр фонды составына «Сургутнефтегаз», «Сургутгазпром», «Тюменьэнерго» ААҖ керә. Чыгымнарның күп өлешен шәһәр администрациясе үз өстенә ала, 50 млн сум акча бүлеп бирә[3].

2001 елның 17 мартында төзелә торган мәчет манарасына 11 метрлы шпиль һәм 3 метрлы Ислам символы ярымай куелган. Конструкцияне монтажлауны «Сургутгазстрой» белгечләре башкарган[3].

2002 елның 22 маенда әле төзелеп бетмәгән мәчеттә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне ― Мәүлид ан-Нәби мөселман бәйрәме хөрмәтенә беренче намаз укыла.

2008 елда бер манаралы, гөмбәзле һәм мозаикалы диварлы мәчет бинасы ачылган. Уфа һәм Яр Чаллы белгечләре көче белән[5] намаз уку залы, диварлар һәм манара махсус мозаика белән бизәлгән, бу бинага уникаль күренеш биргән[6]

Башта мәчет 500 кешегә исәпләнгән булган. Мәхәллә кечкенә булганда, бу җитәрлек булган. 2014 елда Сургут мөселман җәмгыятенә Черный мыс районында икенче мәчет төзү өчен җир бирелә[3].

  Тышкы рәсемнәр
  Мәчет күренешләре.

Мәчет бер генә Аллаһы идеясен ассызыклаучы бер манаралы, бер гөмбәзле, планда түгәрәк (гөмбәзсыман) бинадан гыйбарәт. Манараның тулы биеклеге 47 метр тәшкил итә. Шпиль һәм ярымайның алтын япмасы титан нитриды[d] белән капланган металл пластиналардан эшләнгән. Мәчетнең үзенчәлекләренең берсе ― аның катлаулы керамик бизәлеше. Тәрәзәләре шулай ук витраж бизәкле[3].

Хәзерге вакытта Җәмигъ мәчете янында мәктәп-мәдрәсә эшли[7]. Мәдрәсә шәкертләре монда Ислам нигезләрен, гарәп телен өйрәнәләр, чөнки бу белемнәр Коръән уку өчен кирәк. Мәктәп өч кечкенә бүлмәдә урнашкан: намаз уку өчен бүлмә, дәресләр өчен аудитория һәм 10 кеше сыйдырышлы йокы бүлмәсе.

Җомга көннәрендә Сургутның 400 урынга исәпләнгән бердәнбер мәчетендә 1,5 мең кеше дога кыла, бәйрәмнәрдә бу сан шактый арта[8].

Яр буе проспектындагы җәмигъ мәчете барлык теләүчеләрне сыйдыра алмаганга күрә, Черный Мыс районында Сосновая урамында 1,5 га җирдә элеккесеннән өч мәртәбә зуррак булачак яңа (җәмигъ) мәчет төзелә башлаган.

Җәмигъ мәчетендә ХМАО-Югра мөселманнарының округ Диния нәзарәте урнашкан.

Җитәкчелек

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Соборная мечеть г.Сургут.
  2. Ансар Рамазанов. Мусульмане Севера. islam.ru, 4.08.2015(рус.)
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Дмитрий Сафиоллин. Концепция освещения Сургута на примере религиозных объектов. siapress.ru, 07.04.2015(рус.)
  4. Соборная мечеть. историческийбагаж.рф(рус.)
  5. Соборная мечеть г.Сургут. ЦДУМ
  6. Соборная Мечеть, Сургут. komandirovka.ru
  7. Соборная Мечеть. OK.RU, 20.04.2021(рус.)
  8. Соборная мечеть. slib.ru, 13.10.2023(рус.)
  9. В память о Габдулхаке Саматове. РДУМ Свердловской области, Екатеринбург

Сылтамалар

үзгәртү