Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә

Казан мәдрәсәсе

Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсе, КЮММ (рус. Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама, КВММ) — Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте карамагындагы дини уку йорты (мәдрәсә), урта һөнәри белем бирү учреждениесе. Уку йорты имам-хатыйблар, Ислам нигезләрен, Ислам фәннәрен һәм гарәп теле укытучыларын әзерләп чыгара. Казанның Яңа бистәсендәге Ал мәчет бинасында урнашкан. Җитәкче (директор, 1996 елдан) — Ильяс Исхак улы Җиһаншин.

Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә
Нигезләнгән 1990 ел
Нигезләүче Габделхак Саматов
Ректор Ильяс Исхак улы Җиһаншин
Адрес 420108 Татарстан, Казан, М. Гафури урамы, 67
Сайт medrese1000-letie

Татарстанның Балтач бистәсендә (Балтач, Ленин урамы, 85а) кичке уку бүлекчәсе бар (бүлекчә җитәкчесе — Рамил Басыйр улы Бикбаев)[1].

Мәдрәсә комплексы
Тышкы рәсемнәр
Фотосурәтләр.

Тарих үзгәртү

1990 елда Чистайда ачылган.

1991 елда мәдрәсә шәкертләре Габделхак хәзрәт Саматов шәкертләре белән Казандагы Кабан арты мәчетенә (Һади Такташ урамы, 26 йорт) күчеп кайтып укый башлый. Мәдрәсә ректоры — мәчетнең имам-хатыйбы Исхак хәзрәт Лотфуллин була.

1993 елның 5 ноябрендә Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре советында теркәлеп, мәдрәсә 4 еллык белем бирү статусы ала.

1996 елның октябрь аеннан ректор итеп Ильяс хәзрәт Җиһаншин билгеләнә.

1998 елның август аенда Казан шәһәре хакимияте башлыгы карары белән мәдрәсәгә Мәҗит Гафури урамындагы «Ал мәчет» бинасы (67 йорт) кайтарыла.

2000 елда ТҖ МДН фәрманы нигезендә (329/1) мәдрәсәдә уку 5 еллык итеп үзгәртелә.

Уку-укыту үзгәртү

Мәдрәсәдә дини фәннәр белән бергә гарәп, татар телләре, татар халкы тарихы, информатика, хокук һәм умартачылык кебек дөньяви дәресләр укытыла. Шәкертләр татар телендә вәгазь, нотык, мәкаләләр (компьютерда) язарга өйрәнә.

Мәдрәсә Татарстан мәгариф министрлыгы биргән лицензия нигезендә эшли. Укыту өч бүлектә алып барыла: көндезге, кичке һәм читтән торып уку.

Шәкертләр Татарстан авылларыннан һәм шәһәрләреннән, РФ төбәкләреннән килгән. Алар тору урыны һәм көнгә 3 тапкыр ашау белән бушлай тәэмин ителә.

Мәдрәсәне ~1500 шәкерт тәмамлаган. Алар Татарстанның район үзәкләрендә, авылларында, шулай РФ төбәкләрендә мәчетләрдә имам-хатыйб булып эшли, мәдрәсәләр ачып татар телендә дин гыйлеме бирә.

Бина үзгәртү

 
Мәдрәсә урнашкан бина — Ал мәчет
Төп мәкалә: Ал мәчет

Казанның 10нчы мәхәллә мәчете, «Тәбәнәк Бохаралы мәчете», аннан «Ал мәчет» дип аталган мөселман гыйбадәтханәсе Казан сәүдәгәре Муса Исмәгыйль улы Апанаев тарафыннан 1808 елда төзелгән. Мәчет каршында 1917 елга кадәр мәдрәсә эшләп килгән.

1905 елда сәүдәгәр Садыйк Мөхәммәт улы Галикәев акчасына мәчет бинасы киңәйтелә. Мәчет комплексына мәдрәсә, мәчет, имам йорты һәм таш кибет кергән.

1931 елның 22 июлендә ТАССР ҮБК карары белән гыйбадәтханә ябыла. Совет чорында мәчет бинасы тулай торак һәм Х. Ямашев исемендәге мех берләшмәсенең санаторий-профилакторие итеп кулланылган, үзенчәлекле архитектурасы булган бинага җитди үзгәрешләр кертелгән.

Имамнар үзгәртү

Төп мәкалә: Якубия мәдрәсәсе

«Ал мәчет»нең беренче (1808 елдан) имамы — Хәмит Мортазин (чыгышы белән хәзерге Биектау районы Әлдермеш авылыннан). 1832 елга кадәр аның улы Мөхәммәт имам булган. 1879 елда Габделгани Шаһиәхмәт улы Иманколовны хәзерге Арча районы Олы Бәрәзә авылы имамы Габделкаюм Габделбадыйков алыштырган. 1907 елда улы Мөхәммәтгабдулла Габделбадыйков имам итеп сайланган. Яңа имам үз карамагындагы Якупов мәдрәсәсендә җәдитчә укытуны саклап калган. 1910 елда мәдрәсәдә 90 шәкерт укыган.

Яңа тарих үзгәртү

Мөселманнарга мәчет бинасы 1998 елда кайтарып бирелә. Бинада ремонт үткәрелә, гыйбадәтханә, тәһарәтханә, уку бүлмәләре, ашханә, китапханә һәм шәкертләр өчен торак урыннар булдырыла. Тарихи мәчет бинасында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе урнаша.

2005 елның 15 декабрендә «Ал мәчет»нең манарасы торгызылып, анда ярымай урнаштырыла. 2005 елда «Ал мәчет» янындагы иске торак биналары мәдрәсәгә кайтарып бирелгән.

Сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Мәрҗани Ш. Б. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). К., ТКН, 1989, 415нче бит. ISBN 5-298-0009-6.
  2. Хайрутдинов Р. Р., Салихов Р. Р. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа. (Конец XVIII – начало ХХ веков). – Казань: «Фест», 1995 г., 280 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мәдрәсә тарихы. Мәдрәсәнең рәсми сайты