Когалым җәмигъ мәчете

ислам гыйбадәтханәсе (Когалым, ХМАО, Төмән өлкәсе, Россия)

Когалым җәмигъ мәчете (рус. Соборная мечеть Когалыма) ― Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси — Югра автономияле округының Когалым шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә керүче округ Диния нәзарәтенә караучы җирле дини җәмгыять (мәхәллә) карамагында[1].

Мәчет
Когалым
җәмигъ мәчете
Ил Россия
Шәһәр 628481,
Төмән өлкәсе, ХМАО-Югра, Когалым, Янтарная ур., 10
Координатлары 62°15'48"N 74°30'15"E
Дин Ислам
Мәхәллә ХМАО МДН / мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манарасы бина янәшәсендә
Төзелеш еллары 19961997 еллар
Төп даталар:
1997 ― ачылу
2010 ― реконструкция
Халәте гамәлдә
Сайт Мечеть Когалым Рәсми сайт

2010 елда шәһәрдә татарлар (шәһәр халкының 9,3% ы), азәриләр (3,8% ы), башкортлар (3,7% ы), комыклар (2,1% ы), чеченнар (1,7% ы), аварлар (1,0% ы), ләзгиләр (0,87% ы) яшәгән[2].

Когалымда (1985 елдан шәһәр) мөселманнар бергәләп җомга намазы укырга һәм дини бәйрәмнәр уздырырга 1990-еллар азагында җыела торган булган. Элек мәхәллә кешеләре мәктәпләрнең берсендә спорт залында намаз укырга мәҗбүр булганнар[3].

Җәмигъ мәчете (нефть төбәгенда беренче мәчет) комплексы 1997 елның 7 гыйнварында ачылган[4]. Җәмигъ мәчетен «Лукова» төрек фирмасы төрек мәчетләрен төзү мәктәбе стилендә төзегән, эчке бизәлеше дә төрек рәссамнары тарафыннан бизәлгән[5]. Диварларда Аллаһының мактаулы исемнәре язылган матур полотнолар эленгән. Төзелешне «ЛУКОЙЛ»нефть компаниясе финанслый.

2010 елда мәчетне «Лукойл» ААҖ һәм ХМАО-Югра Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында Килешү кысаларында бүленгән акчага реконструкциялиләр. Мәчет территориясе киңәя, 1000 кв.м. га җитә[6].

Мәчет комплексы территориясендә ир-атлар (1нче катта) һәм хатын-кызлар (2нче катта) өчен аерым намаз уку заллары булган манаралы Җәмигъ мәчете бинасы, торак йорт, балалар өчен Коръәнне укырга өйрәтүче, Ислам нигезләрен һәм, гарәп теле кагыйдәләрен өйрәтүче җомга (якшәмбе) мәктәбе бинасы, дини йолаларны башкару өчен махсус бина урнашкан[7].

Җомга намазларына мәчеткә, кагыйдә буларак, 200-300 кеше йөри.

Җәмигъ мәчетендә XII гасыр башында язылган кулъязма Коръән бар, ул «Лукойл» ААҖ президенты Вагит Алекперов[d] тарафыннан бүләк ителгән. Бу Юграда бердәнбер тарихи мөселман реликвиясе [8].

Мәчет Когалым читендә, карагай урман-парк зонасында, автостанциядән ерак түгел урнашкан. Затлы ишегалды бар[9].

Мәчет ярты меңгә якын дин тотучыны сыйдыра ала.

Җитәкчелек

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү