Тәлгать Таҗетдин
Тәлгать Сафа улы Таҗетдин (Tälğät Safa uğlı Tacetdinev; 12 октябрь 1948, Казан) — Совет һәм Россия дини һәм җәмәгать эшлеклесе, мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие, 1990 елдан Шәех әл-Ислам (Ислам мәсьәләләре буенча илдә иң югары вазифаи зат). Уфа районының мактаулы гражданы (2022).
Тәлгать Таҗетдин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Тәлгать Сафа улы Таҗиев |
Туган | 12 октябрь 1948 (74 яшь) Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Мир-Гарәп мәдрәсәсе[d] һәм Әл-Әзһәр үнивирситите |
Һөнәре | Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти |
Җефет | Сания Габдерәүф кызы |
Балалар | Наилә, Зөлфия, Зөфәр, Мөхаммәт һәм Гомәр |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() |
БиографиясеҮзгәртү
Тәлгать Сафа улы 1948 елның 12 октябрендә Казанда татар гаиләсендә туа.[1] Әтисе — йөк машинасы йөртүче, әнисе заводта эшләгән.
1966 елда Бохарадагы «Гарәп дөньясы» мәдрәсәсенә укырга керә, анда югары дини белем ала, 1973 елда кызыл диплом белән тәмамлый.
1978 елда Каһирәдә урнашкан әл-Әзһәр ислам университетында белем ала. Казанның «Әл Мәрҗани» Җәмигъ мәчетенең икенче имам-хатибы итеп 1973 елда cайланган, беренче имам-хатиб итеп — 1978 елда.
1980 елның 19 июнендә Уфада урнашкан Үзәк диния нәзарәте рәисе һәм мөфти итеп сайлана.
БүләкләреҮзгәртү
- 1998 — Дуслык ордены (РФ)
- 2008 — Хөрмәт ордены (РФ)
- 2008 — Халыклар дуслыгы ордены (БР)
- 2008 — 2нче дәрәҗә Изге кенәз Даниил Мәскәүле ордены (РПЦ)
- 2013 — 4нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (РФ)
- 2013 — 2нче дәрәҗә Дан һәм Намус ордены (РПЦ)
- 2018 — «Башкортстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен» ордены (БР)
- 2018 — Дуслык ордены (ТР)[2]
- 2018 — «Дан, Намус һәм Дәрәҗә» Әл-Гыйззәт ордены (ҮМДН)
- 2018 — 1нче дәрәҗә Дан һәм Намус ордены (РПЦ) һ. б.
- 2020 — Салават Юлаев ордены — «баш мөфти итеп сайлануына 40 ел тулу уңаеннан»[3][4]
- 2022 – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены ― рухи мәдәниятне үстерүгә, милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны һәм тынычлыкны нытыгуга зур өлеш кертүе өчен [5]
- 2022 ― Уфа районының мактаулы гражданы[6]
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ ТАЛГАТ ТАДЖУТДИН
- ↑ Рөстәм Миңнеханов Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдингә «Дуслык» ордены тапшырды.(үле сылтама) Татар-информ, 5.03.2019
- ↑ Радий Хәбиров Тәлгать Таҗетдинны 40 ел баш мөфти булып торуы уңаеннан котлады. Азатлык радиосы, 19.06.2020
- ↑ Глава ЦДУМ России Талгат Таджуддин отмечает свое 40-летие на посту Верховного муфтия. ИА «Башинформ», 19.06.2020(рус.)
- ↑ Гөлнар Гарифуллина. Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татар-информ, 20.05.2022
- ↑ Эдуард Кускарбәков. Мосолмандарҙың Үҙәк диниә назараты рәйесе Тәлғәт Тажетдинға Өфө районының почетлы гражданы исеме бирелде. ИА Башинформ, 3.11.2022(башк.)