Уфа районы

Уфа районы (баш. Өфө районы, рус. Уфимский район) — Башкортстанның муниципаль районы. Благовещен, Иглин, Кырмыскалы, Чишмә, Кушнаренко районнары белән чиктәш. Район биләмәләрендә 19 авыл советы урнашкан, торак пунктлар саны — 89. Уфа шәһәре үзе районга керми, шуңа карамастан район җитәкчеләре Уфаның үзәгендә, Цюрупа ур, 6нчы йортта утыра.

Уфа районы
Flag of Ufimsky rayon.svg
Байрак
Coat of Arms of Ufimskiy rayon (Bashkortostan).png
Герб
Башкала Уфа
Халык исәбе 67 067 (2010, Җанисәп, даими яшәүче халык) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 август 1930
География
АТБ Башкортстан
Мәйдан 1,598.77 км²
Координатлар 54.7°N 56°E Edit this on Wikidata


Биредә рәсми рәвештә 67 мең кеше теркәлгән. Районның үзенчәлеге шунда, яз-җәй айларында бакча сезоны башлангач, монда яшәүчеләр саны тагын кимендә 100 мең кешегә арта[1]. Күпчелек халкы – руслар, татарлар.

Географик сыйфатламаҮзгәртү

Авыл хуҗалыгы җирләре – 67%, урманнар мәйданның 19%ын биләп тора.

Уфа районың электрификацияләнгән Себер тимер юл магистрале кисеп чыга. Аның өстендә эре торак урыннары урнашкан: Йоматау станциясе, Йоматау авылы, Авдон, Кириллово, Жуково.

Район аша Самар-Уфа-Чиләбе, Уфа-Ырынбур, Уфа-Яңавыл, Уфа-Казан автомобиль юллары уза. Биредә Башкортстан нефть промыселларының үткәргеч торбалары төенләнә.

ТарихҮзгәртү

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.

1931 елда районга 49 авыл советы белән 106 825 кешекергән. Сызымлаудан соң Черниковка бистәсе бүленеп чыга, авылларның бер өлеше Нуриман, Топорнино, Чишмә районнарына тапшырыла. 1935 елда район җирендә яңа Иглин районы оештырыла, аңа 23 авыл советы “китә”. 75 ел эчендә Уфа советына илледән артык авыл тапшырылган, “перспективасыз”га чыгарылган 60тан артык авыл яшәүдән туктаган.[2]

ХалыкҮзгәртү

Хәзер районда 58 мең халык, 88 авыл бар. Иң зур торак урыннары: Авдон (2009 елда 5 мең кеше яши), Михайловка, Алексеевка (0,92 мең), Дмитриевка.

1989 елда татарлар күпчелекне иткәннәр: Кармасан, Мөдәрис, Черновский, Лесной, Начапкино, Чернолесовский, Сперанский, Вольно-Сухарево, Федоровка, Йоматау.

1989 елда Юлыш белән Нөрледә халык башкорт итеп яздырылса, 2002 елда кире татарлыкка кайтканнар. Бердәнбер башкорт дип аталырдай авыл – Яңа Карашиде.

Милли состав

Ел руслар татарлар башкортлар
1939[3] 52 469 / 81,3% 5 035 / 7.8% 1 055 / 1.6%
1970 9 704 / 19.7% 1 452 / 3.3%
1989 14 981 / 28.4% 4 381 / 8.3%
2002 26 293 / 46,66% 17 926 / 31,81% 7 711 / 13,68%
2010[4] 30 085/ 45,2% 22 568/33,9% 9 318 / 14,0%

2002 елны болардан тыш исәпкә алынганнар: чуашлар 1 357, украиннар — 916, мукшылар 594, чирмешләр 351. 2010 елда украиннар — 830, чуашлар — 1 341, мукшылар — 520.

ДемографияҮзгәртү

Халык саны
1939[5][6]1959[7][6]1970[8][6]1979[9][6]1989[10][6]2002[11][6]2010[12]1 гый 2019[13]
64 57450 22552 81555 02952 71256 35167 06795 353

Танылган кешеләрҮзгәртү

Мәгариф өлкәсеҮзгәртү

Урта белемҮзгәртү

2008-09 уку елында Уфа районында 37 мәктәп эшләгән: 24 тулы урта, 3 төп, 10 башлангыч мәктәп эшләгәннәр. Укучылар саны – 6 207. Милләтләре буенча беренче урында руслар – 2864 (46,1%), икенче урында татарлар – 2059 (33,2%), өченче урында башкортлар – 755 (12,2%), чуаш балалары 161 исәпләнә (2,6%). Район мәктәпләрендә дүрт тел өйрәнелә. 9 мәктәптә 2059 татар баласының 553 татар телен өйрәнә, бу – татар балаларының 26,8 %. Районда татар теле Комлыкүл, Нөрле, Кармасан, Ольховка һәм Авдон мәктәпләрендә укытыла. 2008-09 уку елыннан Подымалово, Красный Яр, Миловка һәм Болгак лицеендә татар теле дәрес керә.
Катнаш (татар-чуаш) Камышлы авылы мәктәбендә 45 бала чуаш телен өйрәнә. Бу – райондагы 27,9% чуаш баласы туган телен өйрәнә дигәнне аңлата.

2008/2009 уку елында укучылар саны. Барлык балалар саны – 6207[14]

Туган телләр Укучылар —милләт вәкилләре Туган телләрен өйрәнәләр Өйрәнү, %ларда
1 рус теле 2864 1746 60,9%
2 башкорт теле 755 751 99,4%
3 татар теле 2059 553 26,8 %
4 чуаш теле 161 45 27,9 %
5 барлыгы 5839 3095 53 %

Һөнәри белемҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

Шулай ук карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү