Төп менюны ачу

Иглин районыБашкортстанның көнчыгыш өлешендә урнашкан район.

Иглин районы
Flag of Iglinsky rayon.svg
Байрак
Coat of Arms of Iglino rayon (Bashkortostan).svg
Илтамга
Башкала Иглино
Халык исәбе 49 675 (2010, Җанисәп, даими яшәүче халык) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 31 гыйнвар 1935
Җәгърафия
АТБ Башкортстан
Мәйдан 2,450 дүрткел километр
Координатлар 54.8386°N 56.4233°E Edit this on Wikidata


СыйфатламаҮзгәртү

Район аша Агыйдел, Караидел (Уфа), Сем елгалары агып ята. Район үзәге – Уфадан 49 км ерактагы Иглин авылы.

Көнбатыштан көнчыгыш тарафтан районны Транссебер тимер юл магистрале кисеп чыга. Тимер юл өстенә, ә аның район аша узган буе 60 км, иң зур торак урыннары урнашкан, 5 тимер юл станциясе. Тимер юлга ялганып диярлек СамарУфаЧиләбе автомобиль юлы уза.

Иглин районы 1935 елда Башкортстан үзәк башкарма комитеты президиумы карары белән Уфа районыннан бүленеп чыга.

Район составына 128 авыл һәм бистә керә, аларда 46 мең кеше яши. 21 мең эшкә сәләтле кешенең ун меңе, яки 45 проценты Уфа предприятиеләрәндә эшли. Җәйге айларда район халкы өч тапкыр арта, чөнки районда 33 меңнән артык бакча участкасы урнашкан.

1989 елның 4 июнендә Казаяк тирәсендә СССР һәм Русия империясе тарихындагы иң зур тимер юл һәлакәте килеп чыга.

ДемографияҮзгәртү

Халык саны
1939[2][3]1959[4][3]1970[5][3]1979[6][3]1989[7][3]2002[8][3]2010[9]1 гый 2019[10]
57 48463 87857 52047 96743 61545 39249 67565 063

Демографик хәлҮзгәртү

Район халкының рәсми милли составы

Милләт Җанисәп 1970 Җанисәп 1989 Җанисәп 2002
башкортлар 8 902 (15,4%) 7 789 (17,9%) 15 177 (33,44%)
татарлар 10 192 (17,7%) 8 249 (18,9%) 3 394 (7,5%)
урыслар 13 659 (30,1%)

Табл. күрсәтелмәгәннәрдән районда белоруслар (6 629 кеше), чуашлар (3 432), украиннар (1 063), чирмешләр (753), мордвалар (393) һәм латышлар (215) яши.

ИкътисадҮзгәртү

2010 елда районда 632,9 млн сумлык товар һәм хезмәтләр җитештерелгән.

СәнәгатьҮзгәртү

«Башкорт керамика заводы» 52,9 млн. сумлык, Иглин үлчәү заводы 2010 елда 48,9 млн сумлык товар җитештерелгән. ҖЧҖ Иглин матбагасы – 4,5 млн. сумлык. ҖЧҖ “Игелекле прәннек” – 19,3 млн.

Авыл хуҗалыгыҮзгәртү

Иглин районында 65 эре һәм кече хуҗалык теркәлгән. Аларга 65 мең га җир беркетелгән, ш.и. 42 мең га иген җире. Иң зур 6 алты хуҗалык: ҖЧҖ «Агротех», ҖЧҖ «АгроВесна», ҖЧҖ «Покровское», ҖЧҖ «Агри», МУА-ХП «Искра» һәм КФХ “Мәсәгутов”. Аларга 50% игеннәр һәм терлек башы карый.

“Агри” – районда иң зур җитештерүче. 2010 елда ул продукция эшләп чыгарган.

Районда 19 467 баш эре мөгезле терлек бар: зур хуҗалыкларда – 6004, фермерларда 5315, шәхси ихаталарда – 8098.

Танылган шәхесләрҮзгәртү

МәгарифҮзгәртү

2003 елда бирелгән хисапта язылганча, район мәктәпләрендә 48,3% урыс балалары, 20,7% татар балалары, 20,2% башкорт балалары укыган. 1400 татар баласының туган телен һәм әдәбиятын 9 мәктәптә 381 бала (27,3%) гына укый алган.[11]

2011 елда Иглин районында 24 урта мәктәп, 10 төп (9 еллык), 13 башлангыч, 1 коррекцион-интернат мәктәп эшли. Район мәктәпләрендә 20 милләт балалары укый. Биш тел укытыла. Башкорт телен 32 мәктәптә 96 % шул милләт баласы укый. Татар телен 8 мәктәптә укып була: Үктәй, Акбирде, Карамалы, Турбаслы, Келәш урта, Өренде башлангыч мәктәпләрдә; бу мәктәпләр татар балаларының 28%н колачлый. Ә менә, әйтик район үзәге мәктәпләрендә, татар авылы Миңҗитәрдә татар теле укытылмый.

Чуаш телен 2 мәктәптә райондагы чуаш балаларының 40% укый. Белорус телен 3 мәктәптә 70 бала укый.[12]

МатбугатҮзгәртү

Район гәзите урыс телендә чыгарыла.

ЧыганакларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү