Турбаслы
Турбаслы — Башкортстанның Иглин районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 419 кешенең яшәве мәгълүм.[4].
Турбаслы | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Турбаслинский сельсовет[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Турбаслинский сельсовет[d] |
Халык саны |
389 (2002)[2], 399 (2009)[2], 419 (2010)[3] |
Почта индексы | 452414 |
«Өмет» гәзите язганча, авылның үзендә 430 кеше яши, 146 йорт, мәктәп, клуб, медпункт бар. Мәктәптә укыту татар телендә алып барыла.[5] Халыкның күбесе сату өчен суган үстерү белән мәшгуль.
Демография
үзгәртүХалык саны динамикасы:
2002[6] | 2009[6] | 2010[4] |
---|---|---|
389 | 399 | 419 |
2002 елны үткәрелгән сан алу вакытында авыл халкы тулысы белән диярлек башкортка (89%) яздырылган.
Авыл халкы арасында татар теленең турбаслы сөйләше таралган.[7]
Танылган кешеләр
үзгәртүШушы авылда туып-үскән Рифгать Әхмәтьянов фәнни әйләнешкә татар теленең турбаслы сөйләшен кертеп җибәргән. Бу сөйләштә Уфадан көнчыгышка таба урнашкан Иглин белән Нуриман районында яшәгән татарлар һәм башкортлар сөйләшә.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ОКТМО
- ↑ 2,0 2,1 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан
- ↑ 4,0 4,1 Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-04-18
- ↑ http://www.omet-ufa.ru/index.php?id=219(үле сылтама)
- ↑ 6,0 6,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
- ↑ Баязитова Ф.С., Хәйретдинова Т.Х., Барсукова Р.С., Садыйкова З.Р., Рамазанова Д.Б., Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. 1нче китап. 357-372 битләр.