Нуриман районы
Нуриман районы (баш. Нуриман районы) — Башкортстан республикасындагы муниципаль район. Районда барлыгы 47 торак пункт исәпләнә.
Байрак
| |
Башкала | Кызылъяр |
---|---|
Халык исәбе | 20 824 (2010, Җанисәп, даими яшәүче халык) ![]() |
Нигезләнгән | 20 аугыс 1930 |
Җәгърафия | |
АТБ | Башкортстан |
Мәйдан | 2,634 дүрткел километр |
Координатлар | 55.1972°N 56.6694°E ![]() |
Район үзәге — Кызылъяр исемле татар авылы Уфадан 100 чакрым ералыкта урнашкан.
Районда 21 499 кеше яши (2009). Милләте буенча 38% татарлар, 29% башкортлар, 22% урыслар.
ГеографияҮзгәртү
Район Уфа елгасының түбән агымының сул ярында, Уфа шәһәреннән төньяк-көнчыгышта урнашкан. Башкортстанның Иглин, Благовещен һәм Караидел районнары, көньяк-көнчыгышта Чиләбе өлкәсе белән чиктәш. Районның мәйданы 2 634 км² тәшкил итә, шуның 78 процентын яки 203 мең гектарын урманнар били.
ТарихҮзгәртү
1920-21 елларда Бүләкәй-Көзәй вулысы 4 вулыска бүленгән:
- Башкортлар яшәгән авылларны колачлаган Бүләкәй-Көзәй вулысы, үзәге — Яңа Күл.
- Типтәр вулысына — татарлар һәм урыслар яшәгән авыллар кергән: Нимесләр, Үкәрле, Үктәй, Теңкәш һ.б. Үзәге — Байгилде авылы.
- Яңаникольская олысына төньягракта урнашкан татар һәм урыс авыллары кергән.
- Яңа Александровка авылы шул исемле олысның үзәге булып тора.
Район 1930 елның 20 августында барлыкка килә. Үз атамасын район Яңа Күлдән революционер-коммунист Баһаветдин Нуриманов хөрмәтенә ала.[1]
ДемографияҮзгәртү
1939[2][3] | 1959[4][3] | 1970[5][3] | 1979[6][3] | 1989[7][3] | 2002[8][3] | 2010[9] | 1 гый 2018[10] | 1 гый 2019[11] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
62 249 | ↘42 205 | ↘34 119 | ↘28 077 | ↘22 985 | ↘21 932 | ↘20 824 | ↘20 120 | ↘19 906 |
Танылган шәхесләрҮзгәртү
- Зиннур Насыйбуллин — татар язучысы.
- Халисә Мөдәрисова — татар шагыйрәсе.
- Сәгыйть Мифтахов - язучы, драматург. Бөек Ватан сугышында һәлак булган.
- Ярулла Вәлиев (1921-1985) - язучы, БАССР атказанан мәдәният хезмәткәре (1981).
МәгарифҮзгәртү
Нуриман районында 8 тулы урта һәм 10 төп 9-еллык мәктәп бар. Укучылар саны 2783, шул исәптән[12]:
урыслар– 684 24,5%,
башкортлар– 789 28,3%,
татарлар- 941 33,8%,
чирмешләр — 342 12, 2%,
чуашлар — 5 0,1%,
украиннар- 2 0,07%,
белоруслар- 1 0,03%,
башкалар- 19 0,68%. Ике мәктәптә (Иске Күл (башлангычта) һәм Ишморатта) укыту башкорт телендә, берәр мәктәптә татар телендә (Нимесләр) һәм чирмеш телендә (Иске Бәдәй) укыталар. Калган мәктәпләрдә укыту урыс телендә.
941 татар баласының 524е мәктәптә туган татар телен өйрәнә.
МатбугатҮзгәртү
1985 елга кадәр татар телендә Кызыл чишмә гәҗите нәшер ителгән.
Атнага 2 тапкыр урысча «Красный ключ», айга 2 тапкыр башк. «НурИман» гәҗит-кушымтасы чыгып килә.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ [1]
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1939)
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1959)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
- ↑ http://nuriman.moy.su/index/nacionalnoe_obrazovanie/0-22