Баһаветдин Нуриманов

Нуриманов Баһаветдин Җәләлетдин улы (2 май 1893 ел11 август 1918 ел) — Башкортостандагы инкыйлаб хәрәкәте җитәкчеләренең берсе, Россия Ватандашлар сугышларында актив катнашучы.

Баһаветдин Нуриманов
Туган телдә исем баш. Нуриманов Баһауетдин Йәләлетдин улы
Туган 2 май 1893(1893-05-02)
Яңа Күл, Бөре өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 1918
Ыр, Ырынбур губернасы, РСФСР[d]
Һөнәре инкыйлабчы
Катнашкан сугышлар/алышлар Русия ватандашлар сугышы

Биографиясе үзгәртү

Баһаветдин Җәләлетдин улы Нуриманов 1893 елның 2 маенда Уфа губернасының Бөре өязе (хәзер Башкортстан Республикасының Нуриман районы) Яңа Күл авылында туган.

Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала, гаиләләре Чиләбегә күчеп килгәч укуын шәһәрнең рус телле башлангыч мәктәбендә дәвам итә. 1917 елда РСДРП(б) партиясенә керә һәм Уфа эшчеләр һәм солдатлар Советы әгъзасы булып китә. Соңыннан Баһаветдин Нуримановны РСДРП(б)-ның Уфа комитеты Татар-башкорт бюросына рәис итеп сайлый. Аның инициативасы белән «Алга!» («Вперед!») дигән большевистик газета чыга башлый[1] Баһаветдин Җәләлетдин улы 1917 елның октябрендә Уфада элекке Урал башкортлар һәм татарлар съездының төп оештыручысы була.

Октябрь инкыйлабыннан соң, Нуриманов атаман Александр Ильич Дутовның казак гаскәрләре белән көрәшкән Уфа губернасында оештырылган хәрбиләштерелгән отряд сафына керә.

1918 елның февралендә аклардан азат ителгән Ырымбурда — мөселманнарның хәрби-революцион комитетын, ә аннары губернаның мөселман комиссариатын булдыра. Башкортлардан делегат итеп Баһаветдин Нуриманов җибәрелә. Күп тә үтми, ул бу комитетның һәм Башкортстанда гадәттән тыш эшләр буенча комиссар булып китә[2].

1918 елның көзендә, кызылларның Ырымбурдан чигенгәннән соң, Нуриманов, акларның тылында эшләү өчен, Орскида кала, әмма тиз арада кулга алына. Ырынбур шәһәрендә Башкорт хәрби советы большевистик белән хезмәттәшлек иткәне өчен, читтән торып, аны ату турындагы карарын чыгара.

Әдәбият үзгәртү

  • Кузеев Р. У. Баһау Нуриманов. Өфө, 1955;
  • Асабин Е. П. Революция байрағы аҫтында. Өфө, 1991.
  • Юрий Узиков. Исторические памятники Уфы. [1] (на рус.яз.) «Китап» нәшрияты, 1999, 111-112 с. ISBN 5-295-02294-3.

Искәрмәләр үзгәртү