Ришат Исмәгыйлев

укытучы, мәктәп директоры, сугыш ветераны

Ришат Исмәгыйлев, Ришат Салих улы Исмәгыйлев (1920 елның 15 апреле, РСФСР, Уфа губернасы, Уфа өязе, Нимесләр2020 елның 3 сентябре, РФ, БР, Нуриман районы, Байгилде) ― мәгариф хезмәткәре, педагог, 1945―1985 елларда мәктәп директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, Брест крепостен саклаучыларның берсе. РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1959), РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы (1960). Нуриман районының мактаулы гражданы (2020 елдан). РФ һәм БР Журналистлар берлекләре әгъзасы (2016 елдан). [1] «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале иясе[2]

Ришат Исмәгыйлев
Туган телдә исем Ришат Салих улы Исмәгыйлев
Туган 15 апрель 1920(1920-04-15)
РСФСР, Уфа губернасы, Уфа өязе, Нимесләр
Үлгән 3 сентябрь 2020(2020-09-03) (100 яшь)
РФ, БР, Нуриман районы , Байгилде
Ватандашлыгы РСФСР РСФСРССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре укытучы
Җефет Сәрвә Газиз кызы
Балалар Флюр, Зинфер, Фоат, Рафаэль, Флюра, Салават
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан сугышы орденыII дәрәҗә Ватан сугышы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены РСФСР халык мәгарифе отличнигы – 1959 РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы - 1960
«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1920 елның 15 апрелендә Уфа губернасы Уфа өязе (Башкортстанның хәзерге Нуриман районы) Нимесләр авылында күп балалы гаиләдә туган. Әтисе Салих Исмәгыйль улы (1973―1957) «Рәсүлия» мәдрәсәсен тәмамлаган мөәзин, Нимесләр мәдрәсәсе мөгаллиме, укытучы булган. Әнисе Гафия Әхмәтвәли кызы (Әминева, 1883―1966). Соетлар хакимияте урнашкач, гаиләгә кулак тамгасы салынып, мал-мөлкәте тартып алына. Җидееллык мәктәпне, Кушнаренко педагогия училищесын (1940), сугыштан соң К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын (1955) тәмамлаган. Яшь укытучыны Благовар районы Агарды авылы мәктәбенә эшкә җибәргәннәр.

1940 елның 15 октябрендә Кызыл Гаскәргә хәрби хезмәткә чакырыла. Белоруссиянең Брест өлкәсе Картуз-Березы шәһәренә, 42нче укчы дивизия[d] 455нче укчы полкның элемтә ротасы радистлар взводында өлкән радист ярдәмчесе, радист булып хезмәт итә. 1941 елның апрель ахырында полкны җәяү марш-бросок белән Брест крепостена[d] күчерәләр. [3]

22 июнь таңын да Брест крепостенда каршылый. Өч көн атыштан соң, исән калган офицер боерыгы белән Брест камалышыннан исән-сау чыгып, дивизия командиры генерал-майор Лазаренкога[d] крепостьтагы хәлне җиткерә. Мөһим йөкләмәне үтәгәне – Брест крепосте һәм башка полклар арасында элемтә урнаштырган өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. [4]

Июль башында кабат полк штабында элемтәче була. Бомбага тоту вакытында, уң аягы каты яраланып, тылга дәваланырга җибәрелгән. Курск һәм Томск шәһәр госпитальләрендә ярты ел дәвалана, тәнендәге 15 кыйпылчык белән, коляскада туган ягына кайта, яңадан йөрергә өйрәнә.

1942 елның кышында яңадан мәктәптә (башта укытучы, аннары мәктәп директоры булып) эшли башлый. 1943 елдан Нуриман районы Үкәрле һәм Нимесләр тулы булмаган урта мәктәпләренең, 40 елдан артык (1945―1985 еллар) Нуриман районы Байгилде урта мәктәбе (хәзер Байгилде авыл лицее) директоры булып эшли. Аның җитәкчелегендә беренче тапкыр типовой проект буенча мәктәп төзелә, тирә-як авыллардан йөреп укучы балалар өчен интернат барлыкка килә, укытучылар өчен йортлар төзелә. Үз вакытында Байгилде мәктәбенең 20 (40) гектар сөрүлек җире булган. Мәктәп укучылары анда чәчүдән алып урып-җыюга кадәр эшләгәннәр. 1950-елларда мәктәптә «Тарих-туган якны өйрәнү музее» оештырылган. [5]

Укытучыларның Беренче Бөтенроссия съезды (1960, Мәскәү) эшендә, БАССР укытучыларының җиде (I–VII) съездында катнаша.

2020 елның 3 сентябрендә 101нче яшендә вафат. Нуриман районы Байгилде авылы зиратында җирләнгән.

Китаплары

үзгәртү

«Очерки Нуримановского района» (Уфа, 1998), «Записки директора школы», «И учебой, и талантом» (Уфа, 2004), «Память жива». (Уфа: Китап, 2009)[6]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны Сәрвә Газиз кызы (1921― 2010), укытучы, тәрбияче. Алты баласы да республикада һәм аннан читтә танылган галимнәр һәм педагоглар:

  • Өлкәне Флюр Исмәгыйлев (1944) ― техник фәннәр докторы, УГАТУ профессоры,
  • Зинфер Исмәгыйлев (1947) ― химия фәннәре докторы, профессор, Кемерово күмер химиясе фәнни–тикшеренү институты директоры,
  • Фоат Исмәгыйлев (1949) ― техник фәннәр докторы, Губкин исемендәге Мәскәү нефть университеты профессоры,
  • Рафаэль Исмәгыйлев (1951) ― авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, БДАУ профессоры һәм үсемлекчелек кафедрасы мөдире,
  • Флюра (Имаметдинова, 1955) ― филология фәннәре кандидаты, Уфа юридик институтының кафедра мөдире, доцент.
  • Салават Исмәгыйлев (1957) ― Байгилде авыл лицее директоры. [8]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. В Башкирии 96-летний ветеран стал членом Союза журналистов. Сайт Союза журналистов РБ, 7.04.2016(рус.)
  2. Бөек Ватан сугышы ветераны Ришат Салих улы Исмәгыйлов 100 яшен тутырды. Бөтендөнья татар конгрессы (15 апрель 2020). 5 август 2023 тикшерелгән.
  3. Частичка памяти – защитнику Брестской крепости. Коммерсантъ Уфа, 19.09.2019(рус.)
  4. Исмагилов Ришат Салихович - Ветеран Великой Отечественной войны. Российское информационное агентство rus.team
  5. Музей Байгильдинского сельского лицея. История Байгильдино. 2023 елның 20 май көнендә архивланган. baig-museum.ru
  6. Исмагилов, Ришат Салихович. Жива память https://ufaved.info/articles/golos/posledniy_zashchitnik_brestskoy_kreposti/ Последний защитник Брестской крепости. ufaved.info
  7. Почетные граждане / Муниципальный район Нуримановский район Республики Башкортостан(үле сылтама)
  8. Династия Исмагиловых: педагоги и ученые / Семейные династии ученых Башкортостана. ФГБНУ Институт Наследия, г. Москва(рус.)
  9. Розалия Валеева. Ушел из жизни последний защитник Брестской крепости Ришат Исмагилов. Башинформ, 3.09.2020
  10. Байгильдинский сельский лицей. Портал «Башкортостан»
  11. Ян Романов. В Башкирии похоронили последнего защитника Брестской крепости. 2023 елның 20 май көнендә архивланган. bash.news, 4.09.2020

Сылтамалар

үзгәртү


Моны да карагыз

үзгәртү