Кулаклар яки байгураларОктябрь инкыйлабына кадәрге Россиядә таза тормышлы крестьяннәрнең атамасы.

«Кулакларны сыйныф буларак юк итәрбез» плакаты, 1930 ел

Кулаклар эре биләмәләргә һәм җитештерү чараларына (капитал) хуҗа булып, ялланма хезмәт белән файдаланган. XX гасыр башында алар Россия крестьян хуҗалыкларның 20% өлешен иткән һәм тауар игененең 50% өлешен җитештергәннәр. Беренче бөтендөнья сугышы вакытыныда кулаклар саны кимәя, әмма 20-елларда (Ленин башлаткан НЭП сәясәте заманында) алар үз хәлен ныгыта.

1920-елларның ахырында (Сталин җитәкчелегендә) «кулакларны сыйныф буларак юк итү» сәясәте алып барыла (ССРБдагы күмәкләштерү). 1930 елның 30 гыйнварында ВКП(б) ҮК үзенең «Тоташ коллективлаштыру үткәрлегән районнарында кулак хуҗалыкларны юк итү буенча чаралар турында» карарын кабул иткән. Шул карарында кулаклар өч категориясенә бүленгән:

  • беренче категория — «контрреволюцион кулак активы», террор һәм фетнәләрне оештыручылар — аларны кичекмәстән кулга алырга, гаиләләрне илнең төньяк һәм көнчыгыш районнарына озатырга кушыла;
  • икенче категория — «контрреволюцион кулак активы»ның калган өлешен, аеруча иң бай кулаклары һәм ярымалпавытлар — аларны илнең ерактагы районнарына, яки крайның ерактагы районнарына сөрергә тиеш булганнар.
  • өченче категория — башка кулаклар, аларны колхоз хуҗалыгыннан тыш участокларында таратып утыртырга тиеш булганнар[1]

18-60 яшьтәге хезмәткә яраклы ирләр булмаган, шулай ук партиядә, комсомолда әгъза булып торган, ЭККГ-дә хезмәт иткән, кызыл партизан булган һәм революция хәрәкәтендә катнашкан кулак гаиләләре әгъзалар сөргенгә дучар булмаганнар. Кулаклар барлык категория граждан хокуклардан мәхрүм ителәләр, милке тартып алына. 1932 елда кулакларның граждан хокукларын торгызуы башлана. 1934 елның 27 маенда кабул ителгән ССРБ ҮБК-ның «Элекке кулакларның граждан хокукларны торгызу тәртибе турында» карары буенча кулакларга граждан хокукларны кайтару практикасы киңәя.

Искәрмәләр

үзгәртү