Фетнә (гарәп. فتنة‎ ‎ гарәп сүзе: болганыш, тәртипсезлек, бор. төрк. bulġaqlïq[1]) — урындагы хакимияткә каршы массакүләм (төркемләп) кораллы чыгыш. Фетнә, гадәттә, тискәре төсмердә йөри. Шуңа да ул хакимияткә уңышсыз каршылык күрсәтү буларак карала.

Фетнә
Сурәт
Эпонимик төркемнәр төркеме [d]
 Фетнә Викиҗыентыкта

Башта "фетнә" сүзе шлакны чыгару өчен металл эшкәртүне аңлата [2]. Бу сүз еш кына 656 елда хәлифә Госман үтерелгәннән соң башланган беренче ислам гражданнар сугышына карата кулланыла. Икенче фетнә дип гадәттә омейядлар (683–685) арасында хәлифәт белән идарә итү өчен талаш атала. Өченче фетнә - аббасиларның өмәвиләргә каршы революциясе (744-750). Дүртенче фетнә - Әл-Әмин белән Әл-Мәмүн арасында гражданнар сугышы (809-827).

Фетнә сүзе Коръәндә Бакара сүрәсенең 217-нче аятында искә алына. Аятта харам айда мөселманнар "Батан нәхлә" дигән урынга сәфәр кылганда кораеш мөшрикләренә тап булып, берничә Мәккә мөшрикләрен кулга алуы һәм үтерүе тасвир ителә [3] [4] [5] . Тәрҗемәчеләр бу сүзне коткыга бирелү [ком 1], күпаллалык [ком 2], вәсвәсә [ком 3], җәберләү һәм буталчык дип тәрҗемә итәләр [ком 4] .

Ислам эсхатологиясендә Дәҗҗалның ( антихрист ) килүе - җирдәге иң зур фетнә. Дәҗҗал җирдә идарә итәчәк, могҗизалар эшләячәк, кешеләрне тәмугка һәм оҗмахка жибәрәчәк [ком 5] . Даҗал үзен мессия дип атар һәм күп кешеләрне үзе артыннан ияртеп барыр.

Фетнә оялаган урын - дөнья (җирдәге тормыш): ахирәттә фетнә юк.

Аңлатмалар

үзгәртү
  1. Кулиев Э. Коран. Перевод смыслов
  2. Османов М-Н. Коран.
  3. Крачковский И. Ю. Коран.
  4. Пороховой В. М. Коран
  5. Если Даджаль ввергнет человека в рай, то этот человек на самом деле окажется в аду, и наоборот.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү