Хәлисә Мөхәмәдиева

Мөхәммәдиева Халисә Мәсгүт кызы (иҗади псевдонимы Халисә Рәйхан; 19 июнь 1956 ел) — журналист, шагыйрь һәм язучы. 1989 елдан СССР Журналистлар берлеге, 2018 елдан — Башкортстан һәм Рәсәй язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат</a> хезмәткәре (1999).

Хәлисә Мөхәмәдиева
Туган 19 июнь 1956(1956-06-19) (67 яшь)
Кече Теңкәш, Байгильдинский сельсовет[d], Нуриман районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе үзгәртү

Халисә Мәсгүт кызы Мөхәммәдиева (кыз фамилиясе Шәмсетдинова) 1956 елның 19 июнендә Башкорт АССРның Нуриман районы Кушкүл авылында туган.

Күрше Байгилдедә урта мәктәпне тәмамлагач, шунда ук бер ел пионервожатый булып эшли. 1974 елда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының рус-татар бүлегенә укырга керә. 1979 елда БДУ-ны кызыл дипломга тамамлап, юллама буенча Туймазы каласына эшкә җибәрелә. Анда «Ленин юлы» — «Ленинский путь» район газетасында әдәби хезмәтче, баш мөхәррир урынбасары була. Редакция карамагында оештырылган «Алтын башак» төбәк әдәби иҗат оешмасында җитәкчелек итә. 1986 елда КПСС өлкә комитеты күрсәтмәсе белән Уфага, Башкортстан радио һәм телевидение буенча дәүләт комитетына эшкә күчерелә. Башта телевидениенең балалар редакциясендә мөхәррир, олуг мөхәррир була, аннары халык хуҗалыгы редакциясендә хезмәт итә, ә 1991 елдан 2012 елга кадәр «милләтара тапшырулар иҗат беләшмәсе"ндә җитәкчелек итә. 19 ел татар телендәге «Рәйхан» тапшыруы авторы һәм алып баручысы була, 2010 елдан 2012 елның октябренә чаклы «Орнамент» тапшыруын эшләп эфирга чыгара.

1980 елдан — КПСС, 1989 елдан — СССРның Журналистлар берлеге әгъзасы.2018 елдан БР һәм РФ Язучылар берлеге әгъзасы.

Иҗади эшчәнлеге үзгәртү

Халисә Мөхәммәдиева әдәби иҗат белән дә актив шөгыльләнә. 2005 елда аның хикәяләр, әкиятләр һәм шигырләр тупланган «Кышкы яңгыр» дигән китабы дөнья күрде. Авторның ншигырьләренә бик күп җырлар язылган.

2017 елның маенда Уфадагы «Китап» нәшриятында Хәлисә Рәйханның ике мең данә тираж белән балалар өчен «Бал яратам» дигән китабы дөнья күрде. Шигырьләр җыентыгы кече яшьтәге балаларга, өлкән буынга да багышланган. Җыентыкка Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин кереш сүз язган. Басма рәссам Г. Камалованың якты сүрәтләре белән бизәлгән[1].

Китаплары үзгәртү

  • Кышкы яңгыр: Хикәяләр, әкиятләр һәм шигырьләр. — Уфа: Китап, 2005.
  • Бал яратам: Балалар өчен шигырьләр. — Уфа: Китап, 2017.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат</a>хезмәткәре (1999).

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү