Салават районы
Салават районы Башкортстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан.
Байрак
| |
Башкала | Малаяз |
---|---|
Халык исәбе | 26 566 (2010, Җанисәп, даими яшәүче халык) ![]() |
Нигезләнгән | 31 гыйнвар 1935 |
Вакыт зонасы | UTC+05:00 |
География | |
АТБ | Башкортстан |
Мәйдан | 2,182 км² |
Координатлар | 55.221491°N 58.150041°E, 55.25°N 58.16667°E ![]() |
Почта индексы | 4524ХХ ![]() |
Телефон коды | 34777 ![]() |
![]() |
СыйфатламаҮзгәртү
Районның зур өлеше Йөрүзән һәм Әй елгаларын аерган сырт өстендә урнашкан. Көньяк-көнчыгышта Урал тауларының көнбатыш битләре сузылган. Көньяк-көнчыгышта Каратау сырты, төньяк-көнбатышта – Уфа платосы. Уртача биеклек – 370 м.
Бокситлар, известняк, цемент балчыгы һ.б. файдалы казылма чыганаклары бар.
Район җирләренең 63,9 мең гектарда урман каплый (31,6%). Авыл хуҗалыгы биләмәләре 107,9 мең га алып тора. Шулардан 66,9 меңе – басу җире, көтүлекләр – 26,6 мең, печәнлекләр – 14,3 мең га.
Тарихи белешмәҮзгәртү
Малаяз районы 1935 елда Югары Кыйгы районыннан бүленеп чыга. Үзәге татарлар яшәгән Татар Малаязында була. 1939 елда авылда янгын чыгып, район идарәсе янып чыга. Шуны сылтау итеп, район идарәсен һәм бер өлеш исән калган корылмаларны Иске Михайловка авылына күчерәләр. Михайловка белән башкорт авылы Иске Каратаулы кушыла да, яңа торак урынына Малаяз дип исем кушалар (хәзер – район үзәк). 1941 елның 4 мартыннан район башкорт халкынынң милли батыры Салават Юлаев исемен йөртә.
Районда 60 авыл бар. 6 торак урынында 1 мең кешедән артык яши: Малаяз, Мөрсәлим, Аркавыл, Нәсибаш, Лаклы, Янгантау санаторие.
Демографик хәлҮзгәртү
Район халкының милли составы
Милләт | Җанисәп 1970 | Җанисәп 1989 | Җанисәп 2002 | |
башкортлар | 17 185 (52,2%) | 15 553 (59,9%) | 19 091 (67%) | |
татарлар | 9 861 (30%) | 7 635 (26,9%) | 6 306 (22,1%) | |
руслар | 2807 (9,8%) |
Татар авыллары – Нәсибаш, Татар Малаязы, Лаклы, Таймый, Шәрип, Миәшагар, Чулпан, Черепаново.
ДемографияҮзгәртү
1939[2][3] | 1959[4][3] | 1970[5][3] | 1979[6][3] | 1989[7][3] | 2002[8][3] | 2010[9] | 1 гый 2018[10] | 1 гый 2019[11] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
32 516 | ↘32 284 | ↘31 785 | ↘28 084 | ↘26 382 | ↗28 516 | ↘26 566 | ↘23 871 | ↘23 561 |
ИкътисадҮзгәртү
Районның авыл хуҗалыгы уҗым арышы, язгы ашлык, солы, арпа, бәрәңге үстерүдә, ит-сөт өчен эре мөгезле терлекчелектә, атчылыкта һәм дуңгызчылыкта махсуслаша.
Авыл хуҗалыгы продукциясен чыгаруда 22 зур хуҗалык, 43 игенче-фермер хуҗалык шөгыльләнә. Районда төзелеш материаллары өчен чимал чыгарыла. Мөрсәлимдә махсус вакташ («Башкиравтодор» өчен), ком-төзелеш известе («Башизвесть») чыгарыла, Яхьяда – вак таш карьеры. Мөрсәлимдә төзелеш өчен агач эшкәртелә.
Район казнасын дөньяда билгеле Янгантау шифаханәсе, Күргәзәк минераль аш-суын кою заводы баета.
ТранспортҮзгәртү
Район юллар белән начар тәэмин ителгән. Кропачево-Малаяз-Мәсәгуть-Олы Ыкбаш; Малаяз – Югары Кыйгы –Яңа Балакатай юллары бар. Көньяктан район аша Уфа – Чиләбе тимер юлы уза.
Танылган шәхесләрҮзгәртү
- Салават Юлаев
- Каюм Мифтахов — фольклорчы-галим, «Манас» кыргыз халык эпосын язып алучы һәм өйрәнүче
- Нәкый Исәнбәт – язучы, драматург, фольклорчы-галим
- Габдрахман Сәгъди – татар әдәбияты галиме, филология фәннәре докторы, Ташкәнт университеты профессоры
- Һади Сәгъди – татар язучысы, мәгърифәтче
- Мазһар Абдуллин — башкорт шагыйре.
- Рашат Гайнанов – татар әдәбияты галиме
- Зидә Садыйкова, Фуат Ганиев – татар теле галимнәре
- Мәхмүт Әхмәтҗанов – тәнкыйтьче
- Харис Йосыпов – милли көрәш остасы
- Рәми Гарипов – Башкортстанның халык шагыйре
- Агиш Гыйрфан - язучы, журналист.
- Артур Сәгъдиев - филология фәннәре докторы (Һ. Сәгъдинең оныгы)
- Вәкил Гыйрфанов - биология фәннәре докторы, ССРБ ФА БФ Биология институты башлыгы.
- Камил Гыйрфанов - БДУ доценты.[12]
- Сафуан Әлибай - шагыйрь, журналист.
- Рәмзилә Хисаметдинова (1949-1995) - шагыйрә, укытучы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1995).
- Михаил Чванов (1944) - язучы, Г. Сәләм премиясе (1982).
- Михаил Львов (Рәфкать Габитов) - рус телендә иҗат иткән совет чоры шагыйре.
- Венер Галин (1937), физика-математика фәннәре кандидаты (1972), өлкән гыйльми хезмәткәр (1981). РФ Дәүләт премиясе лауреаты (2000).
- Рәдиф Зарипов (1983), җырчы, автор-башкаручы, Башкортстанның атказанган артисты (2022).
МәгарифҮзгәртү
Салават районында 1 башкорт гимназиясе, 14 тулы урта, 12 төп урта, 3 башлангыч, 9 башлангыч-филиал. Урта мәгариф мәктәпләрендә 3460 бала укый (2010 сентябре)
Татар теле Лаклы, Нәсибаш, Миәшагар, Шәрип тулы урта, Таймый 9-еллык мәктәпләрдә алып барыла.
ЧыганакларҮзгәртү
- «Мишари: история исчезнувшего народа» 2010 елның 29 август көнендә архивланган.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Численность населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2010 года
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
- ↑ Таймый авылы тарихы