Солтанова Галия Кәлимулла кызы (16 февраль 1937 ел) — җырчы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1993) һәм халык артисты (2011).

Галия Солтанова
Туган 16 февраль 1937(1937-02-16) (87 яшь)
Салават районы, БАССР, РСФСР, СССР яки Лаклы, Салават районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Гнесиннар исемендәге Россия Музыка академиясе(РМА)
Һөнәре укытучы, җырчы

Биографиясе үзгәртү

Галия Кәлимулла кызы Солтанова (кыз фамилиясе Мөхәмәтҗанова) Башкорт АССРның Малаяз районы (хәзер Башкортстан Республикасының Салават районы) Лаклы авылында күп балалы гаиләдә 1937 елның 16 февралендә туган. Моңлы тавыш җырчыга атасыннан бирелгән. Бик кечкенәдән мәктәптә, авыл клубында җырлап үсә.

1960 елда — Свердловск шәһәрендә И. И. Чайковский исемендәге музыка училищесын, 1968 елда — Мәскәүдәге Гнесиннар исемендәге музыка-педагогия институтын (Гнесиннар исемендәге Россия Музыка академиясенең (РМА) тәмамлый.. Югары белемле яшь җырчы, Уфага кайтып, Башкорт дәүләт филармониясендә эшли башлый.

Иҗади эшчәнлеге үзгәртү

«Зөлхизә», «Таштугай», «Ашказар», «Шәүрә» кебек мәшһүр җырларны оста башкаручы моңлы җырчыны республикада гына түгел, Мәскәү, Ленинград, Казан, Урта Азия шәһәрләрендә,Финляндия, Монголия сәхнәләрендә дә көтеп алалар, алкышларга күмәләр.

Галия Солтанова халык җырларын оста башкаручы гына түгел, композиторларыбыз әсәрләрен дә актив пропагандалаучы, күп көйләрнең тәүге башкаручысы да була. З. Исмәгыйлевның «Салават Юлаев» операсында Әминә ролен, Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсында Алтынчәч партиясен башкара. Галия Солтанова башкаруында Хөсәен Әхмәтовның «Замандашлар» операсыннан Бибинур ариясен да дулкынланмый гына тыңлау мөмкин түгел.

Галия Солтанованың җырчы булып китүендә атаклы композитор Хөсәен Әхмәтовның роле зур. Г. Солтанова үз чиратында композиторның бик күп әсәрләрен беренче булып халыкка алып чыга.

Галия Кәлимулла кызы оста педагог та булып таныла. 1980 елдан бирле Уфа педагогия көллиятендә, 1988 елдан алып Уфа дәүләт сәнгать академиясендә студентларны театр, музыка буенча укыта. Тырышлыгы, уңганлыгы белән коллегалар, студентлар арасында абруй казана.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Башкорт АССРның атказанган артисты (1974)
  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре
  • Башкортстан Республикасының халык артисты

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү