Нәсибаш (рус. Насибаш) — Башҡортостанның Салават районындагы татар авылы, шушы исемдәге авыл Советы үзәге. 2010 елның 14 октябренә халыҡ саны 951 кеше[1]. Почта индексы — 452496, ОКАТО коды — 80247850001. Авыл исеме Нисе елгасы атамасыннан ясалган.

Нәсибаш
Халык саны 1323 (2002, Җанисәп), 1116 (2009, Җанисәп), 951 (2010, Җанисәп), 926 (2012, халык санын бәяләү), 915 (2013, халык санын бәяләү), 885 (2014, халык санын бәяләү), 854 (2015, халык санын бәяләү), 845 (2016, халык санын бәяләү), 803 (2017, халык санын бәяләү) Edit this on Wikidata
География
Ил Россия
Координатлар 55°10'5"тн, 58°19'40"кнч
Почта индексы 452496 Edit this on Wikidata
Карта
  • Өфедән 203 километр еракта, Урал таулары эчендә урнашкан.
  • Район үзәгенә тиклем (Малаяз): 15 км
  • Якындағы тимер юл станциясенә (Мөрсәлим): 30 км

Авыл тарихы

үзгәртү

Нәсибаш — райо­нның борынгы авылларының бересе, 1759 елда нигез салынган дигән фараз бар. Атаманың килеп чыгышын төрлечә нигезлиләр:

Нисе елгасының башында урнашканлыҡтан, исеме «Нисе башы» диеп аталып, артабан Нәсибашка әйләнгән, диеп яза Ә. Әсфәндияров хезмәтендә[2].

Әммә күрше башкорт авылларында элегерәк бу авылны башк. Миҫебаш диеп йөртә иделәр. Миҫе елгасы текә ярлар астыннан агып чыккан үтә күренмәле салкын чишмәләр кушылдыгыннан барлыкка килгән.

Күрше Каратавлы авылыннан ике сакрымда мөһабәт кая — Миҫе тауы бар. Миҫе каясы, Миҫе мәмерйәсе бар. Миҫе башында утырган авыл, фонетик үзгәрешләр кичереп, Нәсибаш булып киткәндер[3].

Нәсибаш авылына тәүге нигез салган кеше Малаяз авылы типтәре, йөз башы Әбделмән Нәсибашев (Исәнбаев, Исәнбәтов) булган диеп уйларга мөмкин. Ләкин бу факт хронологияга каршы килә, чөнки Нәсибашев каратавлылар белән 1793, 1805, 1829 елларда килешү төзеп, Әбделмән (соңрак Куркино диеп аталган) авылына нигез салган. Әбделмән, үҙе кердәш була торып, куртымга алган җиренә рус крестьяннарын кертә башлый.

Татарстанда ачылган сайтта Нәсибаш авылына Елизавета Петровна заманында ук (1709—1762) нигез салынган, диелә. Беренче булып хезмәтле (служилые) мишәрләр, кердәш-крестьяннар күчеп килгән. Алар батша гали җәнәпләре боерыгы белән Себер тракты буенда авыллар салып, мөһим хуҗалыҡ-стратегик юлны сакларга: аны хезмәтләндерергә, үтеп баручы дәүләт чиновникларын, күчерелә торган казна мөлкәтен ылау белән тәьмин итергә тиеш булган[4]. Бер ыңгай башкорт баш күтәрүчеләре буенча мәгълүмәт җиткерү дә аларның бурычына кергән.

Паллас, мишәрләр 1770 елда Өфе елгасы буендагы Елдәк кәлгасеннән күчеп килгән, диеп язган. Җирне Каратавлы ыруы башкортларыннан елына һәр йорттан 20 тиен белән куртымга алганнар[5]. 1803, 1808 елдарда яңа күчеп килгән мишәрләрнең Ҡаратавлы җирләренә кердәш (припущенники) хокугы белән кертелүе турында килешүләргә кул куелган.

1816 елда Нәсибаш авылында 51 йортта 120 рәүиз җаны, 1834 елда 72 йортта 186 кеше яшәгән.

XIX гасырның 40нчы елларында яшәгән картлар, аларның оныклары, гыйбрәт итеп, ничек Нәсибаш яныннан үткән Ятап (Этап) юлыннан каторжаннарны куганнарын, бу күренешнең ни дәрәҗәдә кызганыч булганын сөйләп калдырган. Күрше башкорт авыллары аша көнбатышта Иске Каратавлыннан, Себергә табан — Урманчы авылыннан узган булган Ятап юлы. Тик XIX гасырның 90нчы еллары соңында, Калмаккул (Мөрсәлим) авылы аша үткән Транс-Себер тимер юлы салынгач, тракт үзенең элеккеге әһәмиятен югаткан.

1842 елда 75 йорттан торган 438 җан башына 500 елкы малы, 400 баш эре мөгезле мал, 80 сарык, 200 кәҗә тура килгән.

XIX гасыр башыннан авылда мәчет эшләгән. Бер тимерлек һәм бер кабак булган.

Биләмә берәмекләренә керүе

үзгәртү
Теркәү елы Улыс, авыл советы Өяз, кантон, район Губерна, Республика Дәүләт
1770 Ҡаратавлы улысы Өфе өязе Ырынбур губернасы Россия Империясе
1816 -нче йорт 8нче Башкорт кантоны Ырынбур губернасы Россия империясе
1834 -нче йорт 8нче Башкорт кантоны Ырынбур губернасы Россия империясе
1847 -нче йорт 8нче Башкорт кантоны, Троицк өязе Ырынбур губернасы Россия империясе
1859 -нче йорт 8нче Башкорт кантоны, Троицк өязе Ырынбур губернасы Россия империясе
1895 Нәсибаш улысы Златоуст өязе Өфе губернасы Россия империясе
1920 Нәсибаш улысы Мәсәгуть кантоны Автономлы Башкорт ССР-ы РСФСР
1926 Нәсибаш улысы Мәсәгуть кантоны Автономлы Башкорт ССР-ы СССР
1930 Нәсибаш авыл советы Кыйгы районы Башкорт АССР-ы СССР
1935 Нәсибаш авыл советы Малаяз районы Башкорт АССР-ы СССР
1943 Нәсибаш авыл советы Салават районы Башҡорт АССР-ы СССР
1990 Нәсибаш ауыл советы Салават районы Башҡортстан Республикасы Калып:Россия Россия Федерациясе

Нәсибаш авылының бүгенгесе

үзгәртү

2013 елда 420 йортта 1200 кеше яши. 6 яшькәчә кадәрге – 99, 7 яшьтән алып 14 яшькәчә – 126, 14 яшьтән 18 яшькәчә – 60, 18-дән алып 30 яшькәчә 143 кеше яши. Югары уку йортларында укыйлар 26 кеше, училище-техникумнарда - 31. Яшь гаиләләр саны - 29.[6]

2017 елда Нәсибаш авылында 433 йортта 1090 кеше, шул исәптән 140 пенсионер, 31 күп балалы һәм 43 яшь гаилә яши. 2015 елның 11 аенда ун сабый туган, 15 кеше үлгән. Чагыштыру өчен: 2016 елда 14 бала туып, 22 кеше вафат булган.

Авыл яңара, күркәмләнә. Район үзәгенә якын урынлашканга, авылда яшәргә теләгән кеше арта. Ата-бабаларының нигезен яңартып, өй салып яшәгән гаиләләр күп. Халыҡның 70 проценты су челтәре белән файдалана, 120 гаиләнең үзләре казыган скважинасы бар. Күп йортларга газ кертелгән. 2014 елда урамнарны яктырту эшләре тәмамланды. Төнен урамнар яктыртыла. Балалар бакчасы янында уен мәйданчыгы эшли. Авыл уртасында Җиңү обелискы тора. Зыярат төзекләндерелгән. Нәсибашта экологик акциялар, шәмбе өмәләре даими үткәрелә. Авыл мәдәният йортында оештырылган кичәләрдә, бәйрәмләрдә халык зур теләк белән катнаша.

Танылган кешеләр

үзгәртү

Нәсибаш авылы «Манас»чы-галим Каюм Мифтаховны, татар теле фәненә текстолог Рашат Гайнановны, диалектолог Зидә Садыйкованы, тәнкыйтьче Мәхмүт Әхмәтҗановны, русчалы-татарчалы сүзлекләр төзүче Фуат Ганиевны биргән авыл. Нәсибаш казна мәктәбе укытучысы гаиләсендә рустелле шагыйрь Михаил Львов (чын исеме Рәфкать Габитов, 1916|17-1988) туа. Нәсибаш урта мәктәбендә җырчы Зилә Сөнгатуллина атасы Даян Мәхмүт улы Еникеев укытты.

Демография

үзгәртү

Халык саны динамикасы:

2002[7] 2010[8]
1 323 951

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Калып:2010. Башҡортостан ауылдары
  2. Асфандияров А. З. История сел и деревень Башкортостана. Кн. 9. Уфа: Китап, 2001, 155 с. — ISBN 5—295—02843—7(рус.)
  3. Әбдрәфиҡов Ф. Иҫке тигәнебеҙ - иҫкеме? - Башҡортостан, 1992, 180-се һан, 11 сентябрь
  4. nasibah.ru
  5. Паллас П.-С. Указ. соч. С.68
  6. Йәшнәп йәшәр саҡ ҡына 2016 елның 4 март көнендә архивланган. (башк.)
  7. Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
  8. Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-11-27 

Сылтамалар

үзгәртү