Фуат Әшрәф улы Ганиев — тел галиме, филология фәннәре докторы (1977), Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1992), Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт премиясе лауреаты (1994)[3], Татарстан АССР (1989) һәм РФ (1996) атказанган фән эшлеклесе, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты.

Фуат Ганиев
Туган телдә исем Фуат Әшрәф улы Ганиев
Туган 1 август 1930(1930-08-01)
СССР, РСФСР, Башкортстан АССР, Салават районы, Нәсибаш
Үлгән 28 февраль 2016(2016-02-28) (85 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Җиңү проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре тел галиме
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Ата-ана
  • Әшрәф Талип улы (әти)
  • Фасилә Шәяхмәт кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре Кол Гали исемендәге Халыкара премия,
Татарстан Дәүләт премиясе[2]
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1930 елның 1 августында[4][5] Башкортстан АССРның Салават районы Нәсибаш авылында туган. Бабасы Шәяхмәт (сугышта һәлак булган) ― татар язучысы Нәкый Исәнбәтнең әнисенең бертуганы. Кыргызларның «Манас» эпосын өйрәнгән татар галиме Каюм Мифтахов ― әтисе ягыннан туганнан-туган абыйсы. Әтисе ― Әшрәф Талип улы, авыл интеллигенты, шәһәргә рабфакка укырга китеп, институтка керә һәм гаиләсенә әйләнеп кайтмый. Әнисе ― Фасилә Шәяхмәт кызы. Фуатны һәм аның сеңлесе Флераны тәрбияләүдә әнисенә Гайнур әбисе зур ярдәм күрсәтә. Фуатка 10 яшеннән һәр җәйдә күмәк хуҗалыкта эшләргә туры килә. Татар урта мәктәбенә урман һәм Карамалы елгасы аша 2 км җәяү йөреп укый һәм аны 1948 елда тәмамлый. 10 ел «бик яхшы билгеләренә генә укыган Фуатның университетта укыйсы килә. Әмма Уфада университет ачылмаган була (БДУ 1957 елда ачыла). Ике авылдашы (Мәхмүт Әхмәтҗанов һәм Рашат Гайнанов Казанда университетта укыйлар) үрнәгендә Казанга килә. 1949 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә һәм әлеге югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлый. Ике ел укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгәч, Казанга әйләнеп кайта. Татарстан китап нәшриятының фән-техника мөхәриятында мөхәррир булып эшли. Аннары аның бөтен гыйльми эшчәнлеге һәм тормыш юлы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән бәйле. СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасына укырга керә (фәнни җитәкчесе профессор Латыйф Җәләй). Аспирантураны вакытыннан алда тәмамлаган яшь галим Тел, әдәбият һәм тарих институтына кече фәнни хезмәткәр вазифасына тәкъдим ителә. Әмма 10 ел буе аны өлкән фәнни хезмәткәр вазифасына күтәрмиләр. 1963 елда «Проблема глагольного вида в татарском языке» темасына кандидатлык, 1977 елда «Суффиксальное словообразование в современном татарском языке» темасына докторлык диссертацияләре яклап, гыйльми дәрәҗәләр ала.

1991 елдан Тел, әдәбият һәм тарих институтының лексикография һәм лекскология бүлеген җитәкли. Бүлектә татар теленең төрле сүзлекләрен төзү буенча эш оештырыла. Ф. Ә. Ганиевның фәнни җитәкчелегендә халык хуҗалыгының төрле тармаклары һәм мәдәният хезмәткәрләре өчен 20 дән артык сүзлек-минимум төзелгән. Институтның лексикография һәм лекскология бүлегендә фәннең төрле тармаклары буенча 30 дан артык аңлатмалы сүзлек төзелеп, аерым китаплар итеп бастырылган. Әлеге бүлек республика терминология комиссиясенең кураторы булып тора.

Соңгы 20 елда Казан дәүләт университетында, Казан дәүләт педагогия институтында, Яр Чаллы дәүләт педагогия институтында гомуми һәм махсус курслар алып бара. Башкорт (Уфа), Кабарда-Балкар (Нальчик) дәүләт университетларында, Алабуга дәүләт педагогия институтында лекцияләр курсы укый.

2016 елның 28 февралендә 85 яшендә Казанда вафат[6].

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Галим тарафыннан тел гыйлеменең актуаль мәсьәләләре буенча җирле, үзәк, чит ил матбугатында һәм нәшриятларында 300 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 9 монография бастырып чыгарылган. Ф. Ә. Ганиев – өч томлык «Татар теленең академик грамматикасы»ның төп авторларының һәм мөхәррирләренең берсе. Ул шулай ук күптөрле татар теле сүзлекләренең автордашы (өч томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (1978―1981: Т.I – К.: ТКН, 1978; Т.II – К.: ТКН, 1979; Т.III – К.: ТКН, 1981), Русча-татарча һәм Татарча-русча сүзлекләр), аларның унысы аның фәнни җитәкчелегендә һәм мөхәррирлегендә нәшер ителгән. Ф. Ә. Ганиев – Татарча-төрекчә һәм Төрекчә-татарча сүзлекләр автордашы һәм мөхәррире. Аның катнашында һәм фәнни җитәкчелегендә мәктәпләр өчен сүзлекләр нәшер ителгән. 34 фәнни басма һәм сүзлекнең мөхәррире булган. Филологиянең актуаль мәсьәләләре буенча 70 тән артык фәнни доклад укыган (шуларның 9 ы – халыкара, 20 се – бөтенсоюз һәм бөтенроссия күләмендәге гыйльми конференцияләрдә).

Ф. Ә. Ганиевның фәнни җитәкчелегендә һәм аның фәнни тәгълиматлары буенча Татарстан югары уку йортларында һәм Татарстаннан читтә 8 кандидатлык дисертациясе якланган (Валеева Г. Т., Тифлис дәүләт университеты, 1988; Гарифуллин С. Ф. СССР ФА Казан гыйльми үзәге Тел, әдәбият һәм тарих институты, 1990; Саберова Г. Г. ТР ФА Тел, әдәбият һәм тарих институты, 1995; Акберова А. Г. ТР ФА Тел, әдәбият һәм тарих институты, 1998; Сабирова Г. С. ТР ФА Тел, әдәбият һәм тарих институты, 1999; Сабитова И. И. ТР ФА Тел, әдәбият һәм тарих институты, 1999; Гаффарова Ф. Ф. ТР ФА Тел, әдәбият һәм тарих институты, 1999; Шамсетдинова Р. Р. Казан дәүләт университеты, 2000).

Ф. Ә. Ганиев – 1994 елда Татарстан Югары Советы кабул иткән «ТР халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасы» проекты авторы.

Кайбер хезмәтләре үзгәртү

  • Видовая характеристика глаголов татарского языка. К.: Таткнигоиздат, 1963.
  • Фонетическое словообразование в современном татарском языке. К.: Таткнигоиздат, 1972.
  • Суффиксальное словообразование в современном татарском литературном языке. К.: Таткнигоиздат, 1974.
  • Суффиксальное образование глаголов в современном татарском литературном языке. К.: Издательство Казанского университета, 1976.
  • Вопросы морфологии татарского языка. К.: Таткнигоиздат, 1980.
  • Образование сложных слов в татарском языке. М.: Наука, 1982.
  • Конверсия в татарском языке. К.: Татарское книжное издательство, 1985.
  • Хәзерге татар әдәби теле. Сүзъясалышы. К.: Мәгариф, 2000.
  • В. Х. Хаков, М. Р. Ахметзянов. Краткий очерк жизни и деятельности Ф. А. Ганиева. // Ф. А. Ганиев. Татарский язык. Проблемы и исследования. К.: ТКИ, 2000. С.375-386. ISBN 5-298-01012-1

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1989 – Татарстан АССР атказанган фән эшлеклесе
  • 1992 – ТР ФА мөхбир-әгъзасы
  • 1994 – Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә премиясе – «өч томлык «Татар теленең академик грамматикасы»н төзегән өчен (төркем эчендә)»
  • 1996 – РФ атказанган атказанган фән эшлеклесе
  • 1998 – Кембридж биография үзәге (Бөекбритания, ингл. International Biografical centre, Cambridge, England) тарафыннан «XX гасырның күренекле шәхесләре» (ингл. Outsanding people of the 20th century) энциклопедиясенә кертелгән ― «филология фәненә керткән зур хезмәтләре өчен»
  • 1999 – Кембридж биография үзәге (Бөекбритания) тарафыннан «Халыкара интеллектуаллар: кемнәр алар» (ингл. International Whoˈs Who of Intellectuals) энциклопедиясенә кертелгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр.138. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү