Зидә Рәшит кызы Садыйкова Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылында туып үсә, урта мәктәпне тәмамлый. Казан дәүләт университетында (1954-1960) укыганда ук, ул туган илебезнең тарихы, җирле сөйләшләре белән кызыксына башлый һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшкә калдырыла. Татар сөйләшләре таралган төбәкләрдә 45 ел буе күптөрле экспедицияләрдә була, фәннәр кандидаты (1986) дигән дәрәҗәгә ирешә.

Зидә Садыйкова
Туган телдә исем Зидә Рәшит кызы Садыйкова
Туган 10 апрель 1935(1935-04-10) (88 яшь)
Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылы
Һөнәре тел белгече
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Бер-бер артлы “Ырымбур татарлары сөйләшләре”, 1985; “Татар телендә зоонимик лексика”,1994; “Татар телендә йорт-каралты һәм хуҗалык инвентарьлары атамалары”,2003 (барысы да рус телендә) кебек әһәмиятле фәнни монографияләр, күпсанлы мәкаләләр бастырып чыгара.

Зидә Рәшит кызы “Татар теленең диалектологик сүзлекләре” (1969,1993), “Урта Идел буе һәм Урал төбәге татар сөйләшләренең атласы” (1989) кебек фундаменталь хезмәтләрдә автордаш буларак катнаша. Зидә ханым – татар тел белеменә лаеклы өлеш керткән галимәләребезнең берсе.