Михаил Чванов, Михаил Андрей улы Чванов (рус. Михаил Андреевич Чванов, 1944 елның 25 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Салават районы, Иске Михайловка (Малаяз)) ―язучы, Россия Федерациясенең (2002) һәм Башкортстанның (1994) атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Сәләм премиясе лауреаты (1982). «Аргамак. Татарстан» журналының мөхәрририят әгъзасы[1]. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1976). Башкортстанның халык язучысы (2021).

Михаил Чванов

Михаил Чванов
Тугач бирелгән исеме: Михаил Андреевич Чванов
Туу датасы: 25 июль 1944(1944-07-25) (79 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, БАССР, Салават районы, Малаяз
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1973-хәзергәчә
Юнәлеш: проза, публицистика
Жанр: роман, повесть, хикәя, очерк
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: ««Башкирия: 13 бәхетле юл» » (1973)
Премияләр: Г. Сәләм премиясе (1982)
Бүләкләр: Хөрмәт ордены (2010)
Яшәү җире Уфа

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1944 елның 25 июлендә БАССР Салават районы Иске Михайловка (Малаяз) авылында туган. Уфада Башкорт дәүләт университетын (1967) тәмамлаган. Салават районы Гусевка мәктәбендә укыта (1961―1962). Уфада: «Ленинец» газетасында бүлек мөдире (1967―1975), китап нәшриятында хезмәткәр (1975―1978), БАССР язучылар берлегендә әдәби киңәшче (1978―1982), С. Т. Аксаков музее (Уфа) директоры (1992 елдан) булып эшли.

Иҗаты үзгәртү

 
М.Чванов китабы. 2012
 
М.Чванов китабы. 2009

Беренче китабы ― «Башкирия: 13 бәхетле юл» (Башкирия: 13 счастливых дорог) (1973) очерклар җыентыгы. «Штурман Альбанов мәсьәләсе» (Загадка штурмана Альбанова) (1981), «Балачакка билет» (Билет в детство) (1980), «Хушлашмый китәм» (Ухожу, не прощаюсь) (1980), «Сомнения бухтасыннан Вера» (Вера из бухты Сомнения) (1987), «Җир шатлыгын алып китмәм..» (Не унесу я радости земной) (1978), «Ертылган меридиан» (Разорванный меридиан) (1989), «Таулар белән ялгыз дүртәү » (Четверо наедине с горами) (1977) җыентыклары басылып чыга. «Замана Елгасы буйлап югарыга» (Вверх по Реке Времени) (2009) китабында милли рус рухияте мәсьәләләрен күтәрә.[3] М.Чванов әсәрләрен В.Ф.Байбулатов тәрҗемә иткән.

Аксаков фонды үзгәртү

Уфада С.Т. Аксаков фондын оештыручы һәм рәисе (1992 елдан). Рус язучысы С.Т. Аксаковка һәм аның улларына багышланган «Башкириядә Аксаков урыннары» (Аксаковские места в Башкирии) (1976), «Балалар кебек булмасагыз...» (Если не будете как дети) (1990), «Тамырлар һәм ябалдаш» (Корни и крона), «Мин Аксаковода булдым» (Я был в Аксакове) (1991) китапларын нәшер итә. М. Чвановның С.Т. Аксаков исемен югары күтәрүе мәсьәләсендә фикерләр бер төрле генә түгел.[4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Башкортстанның халык язучысы (2021)[5]
  • Г. Сәләм премиясе (1982)
  • В.П. Бирюков премиясе (1980)
  • К. Симонов премиясе (2000)
  • С.Т. Аксаков премиясе (2002)
  • Русиянең Зур әдәби премиясе (2006)
  • Александр Невский премиясе (2010)
  • Э. Володин (Империя мәдәнияты) премиясе (2009)
  • Хөрмәт ордены (2010)
  • III дәрәҗә Преподобный Сергий Радонежский ордены (РПЧ)
  • Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (2002)
  • БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1994)
  • ССРБ җир асты байлыклары разведкасы отличнигы (1967)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү