Рәмзилә Хисаметдинова
Рәмзилә Хисаметдинова (Рәмзилә Миңлегали кызы Хисаметдинова, баш. Рәмзилә Миңдеғәле ҡыҙы Хисаметдинова) – шагыйрә. РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1995). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1977).
Рәмзилә Хисаметдинова баш. Рәмзилә Хисаметдинова | |
---|---|
Рәмзилә Хисаметдинова | |
Тугач бирелгән исеме: | Рәмзилә Миңлегали кызы Хисаметдинова |
Туу датасы: | 28 май 1949 |
Туу урыны: | БАССР, Учалы районы, Сәфәр авылы |
Үлем датасы: | 4 июнь 1995 (46 яшь) |
Үлем урыны: | БР, Салават районы, Малаяз |
Ватандашлык: | ССРБ→ Россия |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1965-1995 |
Юнәлеш: | поэзия |
Жанр: | шигырь |
Иҗат итү теле: | татар, башкорт |
Дебют: | «Бүләгем» (1975) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1949 елның 28 маенда БАССР Учалы районы Сәфәр авылында туган. Урта мәктәпне (1966), Стәрлетамакта педагогия институтын (1975) тәмамлый. Учалы районы Сәфәр , Юлдаш мәктәпләрендә, Салават районы Малаяз мәктәбендә эшли.
Иҗаты
үзгәртүШигырьләре республика матбугатында 1965 елдан күренә башлый. Беренче китабы – «Бүләгем» (1975) исемле шигырьләр җыентыгы. «Ирәмәл кызлары» (1981), «Ана сүзе» (1989), «Сандугач гомере» (2001) китаплары нәшер ителә. Шагыйрә замандашларының, хәзерге яшьләрнең хыялларын, уй-тойгыларын тасвирлый. Әсәрләрен русчага тәрҗемә итүче Газим Шәфыйков Р. Хисаметдинова иҗатында Марина Цветаева лирикасы чалымнарын күрүен әйтә.[1]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1995)
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1977).
Хәтер
үзгәртү1996 елдан Р. Хисаметдинова исемендәге премия булдырылган (Учалы районы)
Чыганаклар
үзгәртүСовет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
Сылтамалар
үзгәртүБашкортстан (белешмәлек) (рус.)
Моны да карагыз
үзгәртүТышкы сылтамалар
үзгәртүШигырьләрен БР халык артисты Рәмилә Сәлимгәрәева укый 2016 елның 7 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Башинформ, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-04