Төп менюны ачу

Газим Шәфыйков

Газим Шәфыйков (Газим Газиз улы Шәфыйков, баш. Ғәзим Ғәзиз улы Шафиҡов) – язучы, тәрҗемәче, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1992).

Газим Шәфыйков
Ғәзим Шафиҡов
Г.Шәфыйков.jpg
Газим Шәфыйков
Тугач бирелгән исеме: Газим Газиз улы Шәфыйков
Туу датасы: 1 октябрь 1939(1939-10-01)
Туу урыны: Кыргызстан, Фрунзе шәһәре
Үлем датасы: 29 гыйнвар 2009(2009-01-29) (69 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1970-2009
Юнәлеш: проза, публицистика
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: урыс теле
Дебют: «Рождённые в седле» (1971)
Премияләр: Салават Юлаев премиясе (1992)
Бүләкләр: Салават Юлаев ордены (2004)

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1939 елның 1 октябренда Кыргызстанның Фрунзе шәһәрендә туган. Әти-әнисе чыгышы белән Гафури районыннан. БАССР Хәйбулла районы Акъяр мәктәбендә укый. Уфада урта мәктәпне, дәүләт университетын (1962), Мәскәүдә югары әдәби курсларны (1983) тәмамлый. Уфада «Ленинец» газетасында (1962), телерадиокомитетта (1968), тарих, тел һәм әдәбият институтында (1971), БАССР язучылар берлегендә (1972-1978), «Бельские просторы» журналында (1998-1999, мөхәррир урынбасары) эшли.

ИҗатыҮзгәртү

Урыс телендә яза. «Иярдә туганнар» (Рождённые в седле) (1971), «Җырчы сабак» (Поющий стебель) (1979), «Субүләр» (Водораздел) (1983), «Шүлгән таш җыры» (Песнь Шульган-таша) (1989), «Кант формуласы» (Формула Канта) (1996) исемле шигырь китаплары чыга. М. Акмулла турында «Последняя вспышка лампы» (1986) әсәрен язды. «Ату» (Расстрел) (1999), «Чыңгызхан шәүләсе» (Тень Чингисхана) (2007) романнарында Урал арты башкортлары тарихын сурәтли. «Заманның намусы да, корбаны да» (И совесть, и жертвы эпохи) (1991), «Кабырга астына элмәк» (Крючья под ребро) (1993), «Тарихның эссе сулышы» (Дыхание жгучее истории) (1998) очерклар җыентыкларында сәяси золым корбаннары язмышын бәян итә.[1]

ТәрҗемәҮзгәртү

 
Г. Шәфыйков (үзәктә), Мадрил Гафуров (у) М. Гафуриның туган авылы Җилем-Каранда

Тәрҗемә өлкәсендә эшли: Ш. Бабич, З.А.Биишева, Т.Карамыш, К.К. Кинҗәбулатова, Салават Юлаев, М.И. Өметбаев әсәрләрен, «Урал батыр», «Акбүзат», «Юлай белән Салават», «Идегәй белән Морадым» эпосларын урысчага тәрҗемә итә. Драматургиядә көчен сынап карый: «Операция» (1982), «Кара юртак» (Чёрный иноходец) (1998), «Атилла» (2002), «Урал-батыр» (2006), «Иске фатир пьесалары» Уфада драма театрында уйналды. Документаль фильмнарга сценарийлар яза: Советлар берлеге Каһарманы Муса Гәрәев турында «Шоңкар», Ф.Гаскәров ансамбле турында «Күңел канатлары», «Һәдия» (1990; реж. Р.Х. Нуруллин), «Зәки Вәлиди Туган» (1992; реж. Ә.Г. Абдразаков), «Ташта каным куе» (На камне кровь моя густая) (1994; реж. М.Н. Якшимбетов)фильмнары төшерелә.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1977)

ХәтерҮзгәртү

Уфадагы урамга исеме бирелгән.

ЧыганакларҮзгәртү

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү