Таңсылу Карамыш

Таңсылу Карамыш (псевдоним, чын исеме Таңсылу Фаяз кызы Мәхмүтова, баш. Таңһылыу Ҡарамыш,Таңһылыу Фаяз ҡыҙы Мәхмүтова) – язучы. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2001).

Таңсылу Карамыш
Таңһылыу Ҡарамыш
Файл:Т.Карамыш.jpg
Таңсылу Карамыш
Тугач бирелгән исеме: Таңсылу Фаяз кызы Мәхмүтова
Туу датасы: 3 март 1948(1948-03-03) (75 яшь)
Туу урыны: Бөрҗән районы, Байназар авылы
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1981-хәзергәчә
Юнәлеш: поэзия
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Чакыр мине» (1981)
Премияләр: Рәми Гарипов премиясе (1993)
Г.Сәләм премиясе

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1948 елның 3 мартында Бөрҗән районы Байназар авылында туган. XX гасыр башы күренекле җәмәгать эшлеклеләре бертуган Карамышевлар нәселеннән.[1] Уфада 1- санлы интернат-мәктәпне, дәүләт университетын (1971), фирка өлкә комитеты каршындагы кадрларны камилләштерү курсларын (1984) тәмамлый.

1971-1998 елларда республика матбугатында: «Башҡортостан ҡыҙы» (1971), «Ағиҙел» (1982-1989), «Шоңҡар» (1994-1997, баш мөхәррир) журналларында, «Башҡортостан пионеры», «Ленинсы» газеталарында эшли. Уфада тарих, тел һәм әдәбият институтында (1972-1977), Зәйнәп Биишева исемендәге китап нәшриятында (1992-1994), радиотелекомитетта (1998-2003) хезмәт итә. Шәхси эшмәкәр була.[2] «Урал» милли үзәге җаваплы сәркатибе.[3]

ИҗатыҮзгәртү

 
Башкорт поэзиясе антологиясе (2007)(рус.)

Беренче китабы – «Чакыр мине» (1981). «Яшьтәшләрем» (1988), «Кочагыңа ал, тормыш» (1985), «Гөлләмә» (1993), «Күңел догалары», «Мәңгелек сәяхәт» шигырь җыентыклары авторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1984)

ӘдәбиятҮзгәртү

Р. Бикбаев, А. Юлдашбаев. «Антология поэзии Башкортостана». Уфа, 2007.(рус.)

ЧыганакларҮзгәртү

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү