Фәйзи Гаскәров

Фәйзи Гаскәров — биюче һәм хореограф. БАССР (1944) һәм РСФСР (1975) атказанган сәнгать эшлеклесе, Салават Юлаев ис. премия иясе (1967).

Фәйзи Гаскәров
Тулы исеме

Фәйзи Әдһәм улы Гаскәров

Туу көне

21 октябрь 1912(1912-10-21)

Туу урыны

Башкортстанның Бөре шәһәре

Үлү көне

18 июнь 1984(1984-06-18) (71 яшь)

Үлү урыны

Уфа

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Россия

Һөнәрләр

хореограф

Бүләкләр

Салават Юлаев премиясе(1967)
Шәрәфлек билгесе ордены, 1967

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Фәйзи Гаскәров биючеләр уртасында
 
Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбль биючеләре

Фәйзи Әдһәм улы Гаскәров 1912 елның 21 октябрендә Бирски шәһәрендә туа. Балалар йортында тәрбияләнә. 1921 ел ачлыгы вакытында ул Беларуска барып эләгә.

Уфада театр техникумы ачылгач, балалар йортыннан сәләтле кызларны, малайларны шунда төрле һөнәрләргә өйрәтергә алалар. Фәйзи исә фортепиано буенча дәресләр ала.

1928 елда 16 яшьлек Ф. Гаскәров Мәскәүгә барып, Зур театр каршындагы хореография мәктәбенә укырга керә. Анда ул күренекле бию осталары Н. Устинова, В. Бурмейстер белән бергә укый.

1932 елда Ф. Гаскәров, Мәскәүдә хореография мәктәбен тәмамлап, Уфага кайта. Уфада ул театр техникумында бию дәресләре бирә башлый, биюләр куя һәм үзе үк, биюче буларак, концерт эшчәнлеген дәвам итә. «Аучы биюе»н, «Яблочко» һәм «Ленталар белән бию»не (Р. Глиэрның «Кызыл мәк» балетыннан) һ. б. куя.

1937 елда Игорь Моисеев ССРБ дәүләт бию ансамблен оештыру эшенә керешкәч, Ф. Гаскәровны үзенә чакыра. Ул биредә биюче һәм репетитор буларак хезмәт куя. Шул ук вакытта Фәйзи хореография остасыннан күп нәрсәләргә өйрәнә. Тиздән Фәйзи Башкортстанда халык биюләре ансамбле оештырырга ниятләве турында Моисеевка әйтә. Әмма Башкортстанда күмәк бию сәнгате үсмәгәнлектән, оста икеләнә, аны башкаручы кадрлар булмавы да борчый.

1938-1939 елларда Ф. Гаскәров ансамбльгә биючеләр туплый башлый. Иң беренче чиратта ул үзешчән коллективларны барлап чыга. Шул ук вакытта республика буйлап беренче фольклор экспедициясендә йөри, халык биючеләрен барлый.

1939 елда Ф. Гаскәров ансамбльнең максатын һәм бурычларын билгели. Алар – милли сәнгатьне (башкорт һәм татарныкын) киң пропагандалаучы профессиональ труппа төзү, халык иҗатының бөеклеген, үзенчәлеген саклау, халык биюләренең үзенә генә хас формаларын куллану, таушалган эклектик элементларны читкә куеп, аны классик камиллеккә җиткерү. Ф. Гаскәровның беренче биюләре - «Гөлнәзирә», «Зарифа», «Җиде кыз», «Әпипә», «Баек» шундук тамашачының мәхәббәтен яулый.

1941 елда Башкорт дәүләт халык бию ансамбле Мәскәүдә үткәреләчәк милли сәнгать декадасына әзерләнгәндә, сугыш башлана. Ф. Гаскәров 1942 ел башында үзе теләп сугышка китә. Фронтта ул башкорт кавалерия дивизиясе сугышчыларыннан үзешчән бию ансамбле төзи һәм концерт эшчәнлеге алып бара. Ә 1943 елның азагында командование, Ф. Гаскәровны, бию сәнгатенең киләчәге хакына, кире Уфага җибәрә.

1944-1950 елларда Ф. Гаскәров Казандагы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең җитәкчесе булып эшли. «Шома бас», «Кияү», «Чалгычы егет», «Чишмә буенда», «Башкорт егете биюе», «Авыл яшьләре биюе», «Күмәк уен биюе», «Ялда», «Гармун-гармун», «Сафи-Сафура» һ. б. иҗатының Казандагы иң нәтиҗәле чоры дип әйтергә була. Уфага киткәч тә ансамбль өчен «Татар яшьләре биюе», «Казан елга портында кунаклар каршылау», М. Гатиатуллин һәм Ф. Абдуллина өчен ялгыз биюләр куя. Ф. Гаскәровның биюләре оригинальлеге, формасы, эчтәлеге белән аерылып, концерт программаларын һәм репертуар афишасын күп еллар дәвамында бизәп тора. 1959 елда Башкортстанда, 1962 елда Татарстанда А. Ключарев «Тула өмәсе» дигән вокаль-хореографик композиция иҗат итә (сценарий авторы да үзе).

Ә 1950 елның азагында Ф. Гаскәровны Башкорт дәүләт халык бию ансамблен җитәкләр өчен кире Уфага чакыртып алалар.

1970 елда ансамбльдән читләштерелгәч, Ф. Гаскәров еш авырый, 1984 елда ялгызлыкта дөнья куя.

1988 елда Башкорт халык бию ансамбленә Фәйзи Гаскәров исеме бирелә.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү