Сөю

(Мәхәббәт битеннән юнәлтелде)

Көчле шәфкать һәм шәхси бәйләнешне билгеләүче хисне сөю дип атыйлар.[1]

Роберт Плутчник'ның хисләр тәгәрмәче (ингл.)
Ромео һәм Джульетта (ингл.) гашыйкларның Франк Дикси (ингл.) тарафыннан сурәтләнүе
Кардәшләрнең сөюе (борыңгы ацтеклар мәдәнияте, 250–900 еллар). Мексиканың Веракруз штатындагы Ксалара шәһәрдәге Антропология музее (ингл.)
Әби белән онык, Шри-Ланка

Сөюне куркынычлыкларга каршы тора алу һәм биологик төрнең дәвамын булдыру өчен кешеләрне бергә тотучы функциясен үтәүче исән калу инстинктның бер өлеше дип күреп була.[2]

Билгеләмәләр

үзгәртү

"Сөю" сүзенең мәгънәләре бик төрле, бер-берсеннән кискен аерыла, контекстка бәйле. Татар телендә бу сүз ташыган төрле мәгънәләрне башка телләрдә төрле сүзләр белән билгеләү дә мөмкин; үрнәк буларак "сөюне" билгеләгән грек сүзләрнең (ингл.) күплеген китерергә була. Сөюнең нәрсә икәнен билгеләүгә тәэсир итүче мәдәни аермалар (ингл.) уртак билгеләмә бирүне аеруча авыр итә.[3]

Биологик нигез

үзгәртү
  Төп мәкалә: :en:Biological basis of love

Имезүчеләргә хас булган ачлык яки сусау кебек үк, сөю хисен дә биологик моделләре аркылы (җенси якынлык теләге белән) аңлатып була.[4] Сөю буенча алдынгы экспертлардан берсе булган Хелен Фишер (ингл.), сөю тәҗрибәсен өч өлешчә бер-берсенә кергән этапка бүлә: нәфес, тартылу, һәм бәйләнү. Нәфесҗенси теләкне сизү; романтик тартылу партнерларның нәрсәне тартылучан дип табу, ирешергә теләгәнен билгеләү, һәм вакытны һәм көчне әрәм итмичә сайлауларын аңлата; бәйләнү исә йортны уртаклашу, ата-аналык/гаилә җаваплылыкларны, бер-берсен яклауны, кешеләрдә исә иминлек һәм ышанычлылык хисләрен аңлата.[5] Бу өч романтик стилләр өчен үзенә нейротрансмиттерларны алучы аерым өч нейрон челтәр җаваплы. Һәрбер этаптааерым кылану юлы да күзәтелә.[5]

Нәфес(ингл.), яки парны эзләүне билгеләүче көчле җенси теләк, гадәттән тыш югары дәрәҗәдә тестостерон (ингл.) һәм эстроген (ингл.) кебек химик матдәләрнең җитештерелүе белән бәйле. Бу эффектларның берничә атна яки айдан озаграк дәвам итү сирәк күренеш. Тартылу көче (ингл.) — шәхесләрдә күбрәк аерыла торган махсус бер партнер белән җенси якынлык кылу теләге, саулау һәм бер-берсен тану урын алгач нәфестән үсеп чыккан романтик теләк булып тора. Нейробиология (ингл.) фәнни өлкәсендәге соңгы эзләнүләр кешеләрнең гашыйк булулары белән баш мие амфетаминнарга (ингл.) охшаш килеш йогынты итүче үзенә феромоннар (ингл.), допамин (ингл.), норепинефрин (ингл.), һәм серотонин (ингл.) химик матдәләрне алучы җыелмасын җитештерә башлый. Бу матдәләр баш миенең ләззәт үзәгенә (ингл.) тәэсир (стимуляция) итә, шул ук арада үзенә йөрәк тибеше (ингл.) үсүе, аппетит югалту (ингл.), йокы югалту, һәм интенсив җанлану хисләрен алган хәлгә китерә. Эзләнүләр күрсәткәненчә, бу этап гадәттә 1,5-3 ел дәвам итә.[6]

Нәфес һәм тартылу этаплары икесе дә вакытлы дип саналу сәбәпле, озын мөддәтле мөнәсәбәтне аңлата алу өчен өченче этапның булуы кирәк. Күп еллар, хәттә дистә елла буе дәвам иткән мөнәсәбәтләрне алга сөрүче бәйләнү (ингл.) кешеләрдә гадәттә өйләнү/кияүгә чыгу һәм балалар, яки уртак кызыксынулар кебек әйберләргә тирәсендә урын алган дуслыкка нигезләнә ала. Кыска мөддәтле мөнәсәбәтләргә караганда, соңгысының окситоцин (ингл.) һәм вазопрессин (ингл.) химик матдәләрнең югарырак концентрацияләргә күбрәк бәйле.[6] Энцо Эмануэле (ингл.) һәм аның фәнни эзләнүчеләр төркеме хезмәткәрләре нерв үсү факторы (ингл.) (NGF) исемле аксым молекуласы кешеләрнең гашыйк булып китү вакытында тәнендә бик югары дәрәҗәгә пәйда булса, бер ел үткәч гади дәрәҗәгә кире кайтуын ачканнар иде.[7]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Oxford Illustrated American Dictionary (1998) + Merriam-Webster Collegiate Dictionary (2000)
  2. Helen Fisher. Why we love: the nature and chemistry of romantic love. 2004.
  3. Kay, Paul (March 1984). «What is the Sapir–Whorf Hypothesis?». American Anthropologist 86 (1): 65–79. DOI:10.1525/aa.1984.86.1.02a00050.
  4. Lewis, Thomas; Amini, F., & Lannon, R. (2000). A General Theory of Love. Random House. ISBN 0-375-70922-3. 
  5. 5,0 5,1 https://web.archive.org/web/20110628051603/http://homepage.mac.com/helenfisher/archives_of_sex_beh.pdf Defining the Brain Systems of Lust, Romantic Attraction, and Attachment by Fisher et. al
  6. 6,0 6,1 Winston, Robert (2004). Human. Smithsonian Institution. ISBN 0-03-093780-9. 
  7. Emanuele, E. (2005). «Raised plasma nerve growth factor levels associated with early-stage romantic love». Psychoneuroendocrinology Sept. 05.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Википедияның инглиз телле бүлеге

Сылтамалар

үзгәртү