Җенси мөнәсәбәтләргә керү, сексуаль объект яки мәнфәгатьләргә кызыгу яки тартылу”[1] мотивациясенә җенси теләк диләр. Кешенең һәм баш мие үсеше дәрәҗәсе югары булган башка имезүчеләрдә җенси мөнәсәбәтләргә керү яки җенси якынлык кылу буларак күзәтелгән феномен. Синонимлар буларак либидо, җенси тартылу һәм шәһвәт кулланыла.[2]

Имезүчеләрнең җенси кыланышларын билгеләгән төп нейробиологик факторларның эволюциясе.
Имезүчеләрнең җенси кыланышларын билгеләгән төп нейробиологик факторларның эволюциясе.

Имезүчеләрдә төп фактор буларак исә баш миенең лимбик системасына керүче төрле ләззәт алу үзәкләренең нейробиологик стимуляциясе булып тора. Югары имезүчеләрдә исә беренче урынга кызыксынуны, белем һәм яңа тәҗрибәләр алу теләге чыга, нәтиҗәдә тәндәге эроген зоналарын махсус стимуляциясе күзәтелә. Җенси теләкнең барлыкка килә алуы өчен организм эчендә эндокрин система җитештергән җенси гормоннарның билгеле минималь дәрәҗәдә булуы кирәк. Бу шарт баланың тууыннан соң барлыкка килә, организм балигълык чорына җитүгә югары дәрәҗәгә җитә һәм азмы-күпме дәрәҗәдә гадәттә организмның үлеменә кадәр саклана.

Кеше сексуальлеген өйрәнүче сексология тарафыннан өйрәнелә, бәйле белем төрле фәнни дисциплиналар чикләрендә үткәрелгән фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә тупланыла, соңгы гасыр дәвамында аеруча нейробиология зур өлешен кертә.

Күпмәдәниятле кешеләр җәмгыятендәге кайбер дәүләт яки иҗтимагый төркемнәрендә доминант мәдәни яки дини ышанулар аркасында балаларның, яшьүсмер яки балигъ булу яшенә җиткән ватандашларның бу табигый ихтыяҗларын канәгәтьләндерү җирле канун яки әхлак таләпләренә сылтап кысыла, гомумән җенси теләк яки җенси мәнфәгатьләрнең ачык күрсәтелүе тыела, кайвакыт җәзалана ала.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. (2006) «Sex Differences and Similarities in Frequency and Intensity of Sexual Desire». Social Behavior & Personality: An International Journal 34 (1): 95–101. DOI:10.2224/sbp.2006.34.1.95.: Sexual desire is a motivational state and an interest in “sexual objects or activities, or as a wish, need or drive to seek out sexual objects or to engage in sexual activities”.
  2. (1996) «The sexual desire inventory: Development, factor structure, and evidence of reliability». Journal of Sex & Marital Therapy 22 (3): 175. DOI:10.1080/00926239608414655.