Төп менюны ачу

Ватандашлык (ешрак рус алынмасы Гражданствоны, яки анын нигезендә чыгарылган Гражданлыкны күреп була) — шәхес һәм дәүләт арасындагы бер-берсенә таба хаклар һәм вазыйфалар мәсъәләләрдәге тотрыклы сәяси-хокукый мөнәсәбәт.

Эчтәлек

Аерым дәүләтләрнең ватандашлык үзенчәлекләреҮзгәртү

АКШҮзгәртү

  АКШның федераль системасында шәхес яшәгән штатының, мәс.   Нью-Джерси штаты яки   Калифорния штаты, шул ук арада АКШ ватандашы (ингл.) дип санала. Аерым штатларның конституцияләре АКШ конституциясе (ингл.) эчендә билгеләнмәгән хокукларны һәм җаваплылыкларны (мәсьәлән, суверен салымнар җыю һәм хәрби хезмәт) кебек билгели ала.

Русия ФедерациясеҮзгәртү

Русия Федерациясе Конституциясе нигезендә ватандашлык мәсьәләләре   Русия Федерациясе вәкаләтләренә караганы билгеләнә. Дәүләт дип саналган республикаларның аерым ватандашлыгы статусына хокукы сакланса да, ул символик кына.[1]

ШвейцарияҮзгәртү

  Швейцарияның ватандашлык системасының төзелеше: системасының фундаменталь нигезе – шәхеснең аерым коммунаның (ингл.) ватандашы булуы. Соңгысы шәхеснең бу коммуна кергән кантон (ингл.) һәм тулаем Конфедерациясенең ватандашлыгын билгели.

Халыкара ватандашлыгыҮзгәртү

Соңгы еллар эчендә, кайбер дәүләтара оешмалары ватандашлык белән бәйле төшенчә һәм терминологиянең мәгънәсен халыкара мөнәсәбәтләр киңлегенә чыгара башладылар,[2] - бу оешмаларның әгъза-илләре ватандашларына кагылышлы дип билгеләүләре белән. Бу дәрәҗәдәге ватандашлык икенчел дәрәҗә төшенчә, аның хокуклары милли дәүләтнең ватандашлыгы билгеләгән хокуклардан бәйле.

Аурупа Берлеге ватандашлыгыҮзгәртү

Аурупа Берлеге ватандашлыгы (ингл.) төшенчәсе Маастрихт килешүе (ингл.) нигезендә барлыкка килде. Аурупа Берлеге турындагы килешүнең (ингл.) 17 (1) матдәсе билгеләгәнчә[3]:

Бу матдә нигезендә   Аурупа Берлегенең ватандашлыгы барлыкка килә. Әгъза-илнең ватандашы булган һәрбер кеше Берлекнең ватандашы була. Берлек ватандашлыгы өстәмә бер статус һәм милли дәүләтнең ватандашлыгын алыштырмый.[4]

Милләтләр Дуслыгы ватандашлыгыҮзгәртү

"Милләтләр Дуслыгы ватандашлыгы (ингл.)" төшенчәсе Милләтләр Дуслыгының барлыкка килүеннән бирле куллана.   Аурупа Берлеге белән кебек үк, кеше Милләтләр Дуслыгы ватандашлыгына Милләтләр Дуслыгы әгъза-илнең ватандашы булып кына ирешә ала. Шундый ватандашлык рәвеше кайбер Милләтләр Дуслыгы илләрендә кайбер өстенлекләр тәкъдим итә:

  • Кайбер шундый илләр башка Милләтләр Дуслыгы әгъза-ил ватандашларыннан илләренә керү өчен түрист виза таләп итми.
  • Кайбер Милләтләр Дуслыгы илләрендә башка Милләтләр Дуслыгы әгъза-илләренең даими резидент ватандашлары сәяси хокукларга ия, мәс., җирле һәм ил-күләм сайлауларда тавыш бирү, кайбер очракларда – сайланган сәяси постка дәгъва кылучы намзәте булырга.
  • Кайбер очракларда, махсус билгеләнгән постлардан тыш (мәс. Хәрби департаментларда, Генерал-губернатор яки Президент яки Премьер-министр) теләсә нинди постта (дәүләт хезмәтендә дә) эшләргә рөхсәт ителә.

Субъект ватандашлыгыҮзгәртү

Ватандашлык гадәттә бәйсез милли дәүләтнең әгзасы булуына караган төшенчә, ләкин бу термин шул ук арада субъект дәрәҗәсендә дә кулланыла ала. Субъектның сәяси тормышында катнашу яки аның хөкүмәте тәкъдим иткән башка өстенлекләрне куллана алу өчен Дәүләт субъектлар (ингл.) яшәү урыны (ингл.) кебек төрле шартларны билгели алалар. Шундый очракларда, бу шартларга туры килгәннәре кайбер очракларда бәйле дәүләт, провинция яки регионның ватандашлары дип тә санала. Бу системаның үрнәге   Швейцарияның ватандашлык системасының төзелеше: системасының фундаменталь нигезе – шәхеснең аерым коммунаның (ингл.) ватандашлыгы, соңгысы шәхеснең бу коммуна кергән кантон (ингл.) һәм тулаем Конфедерациясенең ватандашлыгын билгели. Башка бер үрнәге -   Финләндия эчендәге махсус провинциаль ватандашлык (hembygdsrätt) хокукына ия булган   Аланд утраулары резидентлары.

  АКШның федераль системасында шәхес яшәгән штатының, мәс.   Нью-Джерси штаты яки   Калифорния штаты, шул ук арада АКШ ватандашы (ингл.) дип санала. Аерым штатларның конституцияләре АКШ конституциясе (ингл.) эчендә билгеләнмәгән хокукларны һәм җаваплылыкларны (мәсьәлән, суверен салымнар җыю һәм хәрби хезмәт) кебек билгели ала. Һәрбер штат иң әзеннән бер милли милиция трансфер хезмәтенә кергән хәрби көчне (штатның милли гвардиясе), һәм кайберәүләр национализацияга дүчар була алмаган өстәмә икенчел хәрби көчләрен тоталар.

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

СсылкиҮзгәртү