Калифорния (штат)
Калифо́рния (ингл. California, ХФӘ: [ˌkʰælɪ̈ˈfɔɹnɪə]) – АКШның штаты. Илнең көнбатыш ярында урнашкан. Тын океанга чыга. Төньякта Орегон, көнчыгышта Невада, көньяк-көнчыгышта Аризона, ә көньякта Мексика белән чиктәш. Калифорния – АКШның 31нче штаты, ул 1850 елның 9 сентябрендә оешкан. Аңа кадәр Калифорния Испания һәм Мексика тарафыннан идарә ителгән.
Байрак | |
Шигарь | Eureka ![]() |
---|---|
Башкала | Сәкраменто |
Халык исәбе | 39 538 223 (Җанисәп, Перепись населения США 2020 года, 1 апрель 2020) ![]() |
Нигезләнгән | 9 сентябрь 1850 |
Вакыт зонасы | UTC−08:00, UTC−07:00 |
Кардәш шәһәрләр | Осака (префектура) |
География | |
АТБ | Америка Кушма Штатлары |
Мәйдан | 423,970.0 км² |
ДДӨБ | 884 метр ![]() |
Координатлар | 37°N 120°W ![]() |
US-CA ![]() | |
Сәясәт | |
Башлык исеме | Калифорния гөбернатыры |
Хөкүмәт башлыгы | Гэвин Ньюсом |
![]() |
- Бу терминның башка аңлатмалары да бар, Калифорния (мәгънәләр) битен карагыз.
Халык саны буенча Калифорния – АКШның иң күпсанлы штат (2000 ел җанисәбе буенча, һәм 2008 ел буенча). Мәйданы буенча Калифорния өченче (Әләскә һәм Техастан соң). Башкаласы – Сакраменто шәһәре, иң зур шәһәр – Лос-Анджелес. Башка зур шәһәрләр: Сан-Франциско, Сан-Диего, Сан-Хосе. ТМП күләме буенча Калифорния АКШта беренче урынны ала. Штатның рәсми атамасы – «Алтын штат».
Сылтамалар Үзгәртү
Бу — АКШ географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |