Эндокрин система

Эндокрин система — гормоннар ярдәмендә эчке әгъзалар эшмәкәрлеген көйләүче система. Гормоннар эндокрин күзәнәкләр тарафыннан канга чыгарыла яки күзәнәкләр арасындагы аралык аша күрше күзәнәкләргә тарала.

Эндокрин система
Сурәт
Кайда өйрәнелә Эндокринология
Анатомик структурасының үсеше эндокрин системасы үсеше[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C12705
Моның каршысы экзокрин система[d]
 Эндокрин система Викиҗыентыкта
Төп эчке секреция бизләре (сулдан — ир, уңнан — хатын-кыз): 1. Эпифиз (эчке эндокрин системасына карый) 2. Гипофиз 3. Калкансыман биз 4. Бугаз бизе (тимус) 5. Бөер өсте бизләре 6. Ашказаны асты бизе 7. Күкәйлек 8. Күкәй.

Нейроэндокрин (эндокрин) система бар әгъзалар һәм әгъзалар системасын көйли, эчке мохит тотрыклыгын саклый, кешенең гади эшмәкәрлеген тотып тора, алмашынучан тирәлеккә яраклашуда булышлык итә. Нейроэндокрин системасының эшмәкәрлеге иммунитетлы система белән нык бәйле.

Эндокрин система гландуляр эндокрин системасына (гландуляр аппарат), анда эндокрин күзәнәкләр җыелып, эчке секреция бизе барлыкка китерә, һәм диффуз эндокрин системасына бүленә. Эчке секреция бизе гландуляр гормоннарны җитештерә, алар арасына стероид гормоннар, калкансыман бизе гормоннары һәм башка күпчелек пептид гормоннар. Диффуз эндокрин системасы бар организм буйлап таралган эндокрин күзәнәкләрдән тора, алар агландуляр гормоннарны — пептидларны — эшләп чыгара (кальцитриолдан башка). Организмның һәрбер тукымасында диярлек эндокрин күзәнәкләр бар.

Эндокрин система үзенең серләрен шундый җентекләп саклаган ки, алар галимнәр тарафыннан XX гасыр башында гына ачыла башлады. Галимнәр

башта гаҗәеп үзгәрешләргә игътибар иткәннәр. Алар бизләргә травма булганда, яисә операция вакытында кагылып җәрәхәт ясагач, организмда зур тайпылышлар барлыкка килеп, пациентның сәламәтлеге кинәт кенә начарланып китүен күргәннәр. Бу — «серле объектлар»да үзенчәлекле биологик актив матдәләр — гормоннар (эчке секреция бизләрендә эшләнеп чыга торган матдә) барлыкка килә дигән фикергә китергән. Әлеге гормоннарның тышка чыгып китмичә, ясалган урыннарыннан кан һәм лимфа аша шактый ерак күчеп, бар организмга тәэсир итүен күзәткәннәр.

Инде серләре ачылган органнарга эчке секреция бизләре яки эндокрин бизләр дигән исем биргәннәр.

Бу системага керә торган сигез биз билгеле: гипоталамус (баш миендәге күрү калкулыклары астында урнашкан биз; эчке тирәлекне, вегетатив функцияләрне көйләү, организмда гомеостазны саклау үзәге), гипофиз (эчке секреция бизе), эпифиз (күркәсыман биз), калкансыман биз һәм аның янындагы бизләр, бөер өсте бизе, ашказаны асты һәм җенси бизләрнең эндокрин өлешләре. Әлеге бизләрнең гомуми авырлыгы 100 г нан да артмый, алар бүлеп чыгара торган биологик актив матдәләрнең күләме миллиграммның меңнән бер өлеше белән генә үлчәнә. Организмга шулай кечкенә күләмдәге матдәләрнең тәэсир итә алу сәләте — гормоннарның төп үзенчәлеге.

Җирдә гормоннарсыз тормыш булмас иде. Алар тормыш өчен мөһим ; процессларны: үсүне, матдәләр алмашын, үрчүне, эмоциональ реакцияне, психик эшчәнлекне контрольдә тоталар, озак яшәү өчен җавап бирәләр.

Гипоталамус организмда эчке секреция бизләренә, җылылык һәм су-тоз; алмашына, эчке органнар эшчәнлегенә, кешенең эмоциональ һәм психик активлыгына тәэсир итә. Моннан кала гипоталамус төшләрендә ике бик мөһим гормон — вазопрессин һәм окситоцин ясала, алар су-тоз алмашын һәм тамырларның тонусын көйлиләр.

Гипоталамус астына урнашкан гипофиз — безнең гәүдәнең тышкы үзенчәлекләрен — борынның зурлыгыннан алып аякның үлчәменә кадәр, кешенең юан йә ябык булуын билгели, кешенең озын буйлы яки тәбәнәк булуы да аңа бәйле.

Эпифиз — минең борчак зурлыгындагы югары өстәмәсен дә га.1 имнәр биологик актив матдәләр эшләп чыгара дип уйлый. Алар иммун системасы эшчәнлеген, үсүне, җенси өлгерүне, пигментлашуны һәм су-тоз алмашын көйлиләр. Аларның химик төзелешен һәм организмдагы ролен алга таба да өйрәнергә кирәк әле.

Калкансыман бизнең, эпифиздан аермалы буларак, табиблар ачыкламаган серләре юк дип әйтергә мөмкин. 1915 елда галимнәр тироксинны—ул эшләп чыгара торган төп гормонны тапканнар, ә 1952 елда икенче гормон — трийодтиронин табылган. Бу өчлекнең соңгысы — тиреокальцитонин 1962 елда ачылган. Ул организмда бара торган кальций алмашында катнаша.

Тироксин һәм трийодтиронин организмдә үсү һәм үсеш процессын көйлиләр, нерв системасына, йөрәккә, җенси бизләргә тәэсир итәләр, барлык төр матдәләр алмашын тизләтәләр.

Калкансыман биз артында калкансыман биз яны бизләре бар. Аларның саны 2 дән 12 гә кадәр, еш кына борчак зурлыгындагы 4 биз. Формалары^ түгәрәк, зурлыклары 10-15 мм тирәсе. Аларның әһәмиятен шактый ? вакыт ачыклый алмаганнар. Бу бизләр паратиреоидлы гормон эшләп ; чыгаралар һәм ул гормон организмда кальций, фосфор алмашын, сөяк ясалуны, мускуллар кыскаруын һәм башка процессларны көйли. Операция ; вакытында ул бизләрне ялгыш алып ташлау канда кальций күләме кимүгә һәм авыруның нерв киеренкелегеннән, газаплы көзән җыерулар белән характерланган үлеменә китерә.

Эчке секреция бизләренең һәрберсе үзенчәлекле. Ашказаны асты бизе дә шундыйлардан. Аның зурлыгы 16-22 см, авырлыгы 70-120 г, ә аның серле утраучыклары өлешенә гомуми массаның 2-3 % ы гына туры килә. Бик ; күп тикшеренүләрдән соң бу утраучыкларның канда шикәр күләмен көйли , торган гормон — инсулин эшләп чыгарганын ачканнар, һәркемгә билгеле, инсулин аз булганда, шикәр диабеты авыруы барлыкка килә. з Эчке секреция бизләре арасында бөер өсте бизләре аерым урын алып тора. = Бу бизләр кортикостероид дип аталган гормон эшләп чыгаралар. Алар 1 организмга экстремаль шартларга яраклашырга булыша. Әгәр гормоннар күп эшләнеп чыкса, мәсәлән, хатын-кызларның авырлыгы артып китәргә, битләрендә йон актив үсә башларга мөмкин. Әгәр кортикостероид аз эшләнсә, кеше бик каты ябыга, тәне бронза төсен ала. Бөер өсте бизләренең ми катламы ике гормон — адреналин һәм норадреналин эшләп чыгара.

Алар йөрәк-кан тамырлары функциясен көйләүдә катнаша һәм углевод алмашын җайлыйлар, шулай ук кирәк очракта организмның эчке ресурсларын тупларга ярдәм итәләр.

Кече очада, аналыкның ике ягында урнашкан күкәйлекләр хатын-кыз гормоннары—эстроген һәм прогестерон эшләп чыгаралар. Гүзәл җенеснең һәр органы һәм тукымасы бу гормоннарга берсүзсез буйсына. Аларның бурычлары бик җитди — күрем килү циклын көйлиләр, йөрәк, тамырлар, сөякләр, нерв системасы сәламәтлеге сагында торалар. Хатын-кызлар кешелекне саклау өчен җаваплы булганга, табигать аларны бик чыдам итеп яраткан һәм монда бу гормоннарның хезмәте дә аз түгел. Эстроген көч бирә, күзләргә шатлыклы чагылыш кертә. Хатын-кызлар сокландыргыч гүзәл ханымнарга әйләнәләр. Прогестерон аларны ана булырга әзерли.

Малайларга авырракка туры килә, алар хатын-кызлардан бәйсез булу өчен, ана карынында ук көрәшә башлый. Аларга бу мәсьәләдә күкәйләрдә эшләнә торган гормоннар — тестостерон ярдәм итә. Бу гормон ирләрнең характерына куркусызлык, катылык бирә, аларны ару-талуны белмәүчән итә, картлык килүне ерагайта.

Менә шундай алар гормоннар — чиксез куәтле эндокрин системаның серле атчабарлары.

Эндокрин системасы эшмәкәрлеге үзгәртү

  • Организм эшмәкәрлеген химик яктан көйли, бар әгъзалар һәм системалар эшендә катнаша.
  • Тышкы үзгәрешләр вакытында организмның эшмәкәрлеген саклый.
  • Нерв һәм иммунитет системалары белән бергә:
    • үсү;
    • организм үсеше;
    • җенси, күбәю эшмәкәрлеге;
    • энергиянең барлыкка килүе, куллану, саклауда катнаша.
  • Нерв системасы белән гормоннар:
    • хис-тойгылар;
    • психик эшмәкәрлектә катнаша.

Эндокрин чирләр үзгәртү

Эндокрин чирләр — эндокрин бизләр какшау сәбәпле килеп чыккан авырулар төре. Мондый авырулар нигезендә эчке секреция бизләре эшмәкәрлегенең артуы, түбәнәюе, яки бозылуы ята.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү